Рөстәм Миңнеханов РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров һәм "Касперский лабораториясе" АҖ генераль директоры Евгений Касперский белән очрашты

2016 елның 3 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров һәм "Касперский лабораториясе" АҖ генераль директоры Евгений Касперский белән очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында үтте, анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлыштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов ,ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, "Иннополис" МИЗ генераль директоры Игорь Носов катнаштылар. 

Рөстәм Миңнеханов кунакларны сәламләп билгеләгәнчә, республикада мәгълүматлаштыру технологияләре тармагына гадәттәгечә җитди игътибар бирелә. 

Евгений Касперский, үз чиратында, хәбәр иткәнчә, Казанга ул әле узган ел ахырында ук килергә җыенган, һәм бүген биредә булуына бик шат. Ул шулай ук бүген "Казаноргсинтез" һәм Иннополис" университетында булганы турында сөйләде.  

Очрашу барышында алга таба үзара файдалы хезмәттәшлек турында сүз барды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International