Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов 3нче Республика клиник хастаханәсенең акушерлык бүлеген карады
2010 елның 2 июне, чәршәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 3нче Республика клиник хастаханәсенең төзекләндерү эшләре бара торган акушерлык бүлеген карады. Аерым алганда, ул булачак аналарның үз туганнары белән Интернет аша аралашу мөмкинлекләре, балалар сырхауханәләре белән тиз генә элемтәгә керергә мөмкинлек бирә торган VITA системасы белән танышты, яңа туган сабыйлар ята торган реанимация һәм интенсив терапия бүлегендә булды.
Бүгенге көндә 3-нче Республика клиник хастаханәсенең акушерлык бүлеге Казан дәүләт медицина академиясенең 1-нче акушерлык һәм гинекология кафедрасы клиникасы булып санала. Аның тарихы 1965 елның декабрендә башланып китә. Ул вакытта Кызыл Хаҗ шәфкать туташлары хастаханәсе бинасында 75 койкага исәпләнгән бүлек ачыла. Бүгенге көндә анда аналар өчен 45 койка җәелдерелгән. Акушерлык бүлеге Казаннан гына түгел, Татарстанның Арча, Югары Ослан, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск, Питрәч, Балык Бистәсе, Теләче, Чистай, Ютазы һәм Кама Тамагы районнары хатын-кызларына медицина ярдәмен күрсәтә.
Ел саен клиникада 1000гә якын бала дөньяга килә. Соңгы елларда җитлекми туган сабыйларны да үстерү һәм сәламәтләндерү принциплары тормышка аша. Нәтиҗәдә яңа туган сабыйлар арасында үлем очраклары республика күрсәткеченнән 2 тапкырга кимрәк була. Хатын-кызларга ярдәмне күрсәткән табибларның 90 проценты югары һәм беренче категория табиблары, 22 проценты – медицина фәннәре кандидатлары. Халыкның репродуктив сәламәтлеген ныгыту максатыннан, 2009 елның 1 маенда акушерлык бүлектә капиталь төзәтү эшләре башланып китә. Республикадан һәм хәйриячеләрдән юнәлтелгән 120 миллион сумга ясалган капиталь төзәтү эшләре нәтиҗәсендә заманча медицина ярдәмен күрсәтү өчен оптималь һәм уңайлы шартлар тудырыла. Учреждениедә заманча җиһазлар куела. Авырлы хатыннарны бала тудырганда, операция ясаганда һәм интенсив терапия бүлегендә бердәм күзәтү системасы булдырыла. Пациенткалар хәлен күрсәтә торган барлык мониторлардан мәгълүмат бердәм үзәк мониторда чагылыш таба. Бала табу залында бала тапканда яралгының хәлен диагностикалау һәм ачык реанимация системасы – Multissystem тора. Күпфункцияле санлы мобиль ультратавыш системасы, күчмә УЗИ-аппарат һәм феталь мониторлар ана, яралгы һәм яңа туган сабый хәлен диагностикаларга мөмкинлек бирә. Үпкәләрне ясалма вентиляцияли торган 4 аппаратны, шулай ук SLE-2000 маркалы, температураны, һава дымлылыгын контрольдә тоткан инкубаторларны урнаштыру 500 граммлы һәм аннан да кимрәк авырлыгы булган сабыйларны сәламәтләндерергә мөмкинлек бирә. Автоматик гематологик һәм биохимик анализаторлар, неонаталь билирубин анализаторы, коагулометр һәм башка лаборатор техника тәүлек буе режимында кирәкле тикшерүләр алып барырга мөмкинлек ача.
Татарстан сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов журналистларга биргән әңгәмәсендә белдергәнчә, хастаханәнең акушерлык бүлегендә булачак аналар һәм сабыйлар өчен уңайлы шартлар, барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. “Акушерлык бүлегендә югары сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирә торган заманча җиһазлар эшкә җигелгән, яңа технологияләр тормышка ашырылган. Без үз алдыбызга акушерлык бүлеген төзекләндерү бурычын куйдык. Һәм бу бурычны үтәдек. Яңа вентиляция системасы хастаханәне төрле йогышлы инфекцияләрдән сакларга ярдәм итәчәк. Wi-Fi технологиясе әтиләр белән Интернет аша элемтәгә керергә, аралашырга, яңа туган сабыйны күрергә мөмкинлек бирә. Монда балалар реанимациясе, неонатология хезмәте - югары дәрәҗәдә. Табиблар өчен дә эш шартлары әйбәтләнде”, - диде министр. Айрат Фәррахов ассызыклаганча, республикада шундый яңача җиһазланган бала тудыру үзәкләре Казан, Чистай, Әлмәттә бар. Хәзер Яр Чаллы һәм Түбән Кама бала тудыру йортларын модернизацияләү күздә тотыла. Министр ышандырганча, июнь ахырына әлеге бүлекне капиталь ремонт эшләреннән соң ачу планлаштырыла. Якын киләчәктә хастаханәнең гинекология бүлеген төзекләндерү ниятләнелә.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз