Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия фәннәр академиясе вице-президенты Сергей Алдошин химия һәм нефтехимия өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында сөйләште
2010 елның 2 июне, чәршәмбе
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия фәннәр академиясе вице-президенты Сергей Алдошин белән эшлекле очрашу үткәрде.
Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды.
Сергей Алдошин һәм Рөстәм Миңнеханов Россия фәннәр академиясе һәм Татарстан Республикасының эре проектлары, химия һәм нефтехимия өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында сөйләште.
Исегезгә төшерәбез: Татарстан Республикасының Россия фәннәр академиясе белән хезмәттәшлеге ТР Министрлар Кабинеты һәм Россия фәннәр академиясенең Фәнни-техник хезмәттәшлек турындагы килешүе һәм химия, нефтехимия һәм экология өлкәсендә 2004-2014 елларда хезмәттәшлек программасы кысаларында башкарыла. Документлар 2004 елның апрелендә Мәскәүдә имзаланган иде.
ТР нефть, газ һәм химия комплексы белән Россия фәннәр академиясе фәнни оешмалары арасындагы хезмәттәшлекне көйләү вазифасын "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ башкара.
Бүген Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Алдошин газ химиясе өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында сөйләште.
Россия фәннәр академиясенең нефтехимик синтез Институты директоры Сәламбәк Хаҗиев ТР нефть эшкәртү сәнәгатендә авыр нефть калдыкларын эшкәртү турында сөйләде.
Шулай ук, Россия фәннәр академиясе фәнни үзәкләренең Татарстанның нефть, газ һәм химия комплексы экологик проектларында катнашуы турында да сүз барды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Лаеш районының Никольское авылында узган «Каравон» республика рус халык мәдәнияте бәйрәмендә катнашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгын Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов һәм республиканың Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская озата йөрделәр.