Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов "Роснано" корпорациясе генераль директоры урынбасары Андрей Свинаренко белән очрашты

2010 елның 2 июне, чәршәмбе
Рөстәм Миңнеханов һәм Андрей Свинаренко ТР территориясендә "Роснано" дәүләт корпорациясе катнашында инвестицион проектлар турында сөйләште.

Очрашуда шулай ук "Роснано" корпорациясенең инфраструктур эшчәнлек буенча идарә директоры Евгений Евдокимов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР икътисад министры Марат Сафиуллин, "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, "Идея" технопаркы генераль директоры Сергей Юшко катнашты.

Андрей Свинаренко ТРнда Нанотехнологик үзәк төзү турында сөйләде.

Көннең икенче яртысында Андрей Свинаренко инновацион, шул исәптән нанотехнологик продукциягә ихтыяҗны арттыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашыр дип көтелә.

Алга таба "Роснано" корпорациясе генераль директоры һәм чарада катнашучылар РФндә технопарклар һәм индустриаль парклар оештыру тәҗрибәсенә багышланган "түгәрәк өстәлдә" катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International