Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков: “Татарстанда террористик юнәлешле җинаятьләрне кисәтү буенча шактый тәҗрибә бар”
2010 елның 3 июне, пәнҗешәмбе
Бүген террористик юнәлешле җинаятьләрне тикшерү мәсьәләләре буенча БДБ илләре алдан тикшерү органнары вәкилләре катнашында Казанның “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында халыкара фәнни-гамәли конференция башланды.
РФ Прокуратурасы карамагындагы Тикшерү комитеты рәисе урынбасары Юрий Нырков җитәкчелегендә ике көн рәттән барачак әлеге чараның ачылу тантанасында, ТР Премьер-министры Илдар Халиков анда катнашучыларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Хөкүмәте һәм шәхсән үз исеменнән сәламләп, Татарстанның икътисади, фәнни һәм аеруча сәнәгать комплексы үсеш кичергән Россия Федерациясе төбәкләренең берсе булуын һәм халыкара хезмәттәшлек буенча БДБ илләренең күпчелеге белән төрле өлкәдә үзара ныклы элемтәләр урнаштыруын искәртте. “Бүген терроризм куркыныч яный, беләбез: ул Россиядә генә түгел, бөтен дөнья күләмендә вазгыять тотрыклылыгын какшата, бигрәк тә күп кеше җыелган урында террористик актлар оештырыла, шул рәвешле, милли, социаль, яшь үзенчәлекләренә, сәяси һәм дини карашларның нинди булуына карамастан, бер гаепсез кешеләрнең үлеменә китерә”, - диде И.Халиков.
2013 елда Татарстан башкаласы Казан Универсиадага 13 меңнән күбрәк спортчы, тренер һәм табип, 50 меңнән күбрәк кунак каршы алачагын исәпкә алып, халыкара конференциянең нәкъ менә Казанда узуы әһәмиятле. Россия Федерациясе субъектлары гына түгел, шулай ук БДБ илләре туплаган тәҗрибәне дә өйрәнү, хокук саклау органнары белән укыту үзәкләрендә махсус очрашулар үткәрү отышлы, чөнки террорчылыкка каршы көрәштә коллегаларыбыз һәм партнерларыбыз белән якыннан аралашу – көн таләбе. Безнең Эчке эшләр министрлыгы системасындагы хокук саклау органнары, Прокуратура, Тикшерү комитеты хезмәттәшлеге күп милләтле җәмгыятьтә дини һәм социаль экстремизмга каршы торуны, толерантчыл карашларны ныгытуны нәтиҗәле итә, дип басым ясап әйтте ул. Террористик җинаятьләргә каршы көрәш юнәлешендә көчләрне туплап, булган тәҗрибәне үзара уртаклашу – заман таләбе, Татарстанда исә террористик юнәлешле җинаятьләрне кисәтү буенча шактый тәҗрибә бар. “Террорчылык күптән инде илкүләм җинаять кенә түгел, ул - интернациональ җинаять, ягъни аның “җиле”, кагыйдә буларак, күп кенә илләргә кагыла”, - дигән фикердә ТР Хөкүмәте башлыгы.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз