Илдар Халиков Әгерҗе муниципаль район советының VI сессиясендә катнашты

2016 елның 9 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры бүген Әгерҗе муниципаль район советының VI сессиясендә катнашты.

Бу чара район Мәдәният йортында узды.

Әгерҗе районы башлыгы Валерий Макаров депутатларны 2015 елда районның социаль-икътисади үсеше белән таныштырды, шулай ук 2016 елга планнар турында сөйләде.

“Авыл хуҗалыгы районның әйдәп баручы тармагы булып тора, - дип ассызыклады ул. – Мөгезле эре терлек саны 1 633 башка җитте, дуңгызларның баш саны 7000гә. Ит җитештерү 5%ка артты – 2900 тонна. Гаилә фермаларының саны арта. Соңгы елларда 22 гаилә фермасына 26 млн сум бүлеп бирелгән”.

Үз чиратында, ТР Хөкүмәте башлыгы авыл хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.

Районда төзелеш һәм капиталь ремонт буенча барлык республика программалары уңышлы эшли, дип билгеләде Илдар Халиков.

ТР Премьер-министры шулай ук Әгерҗе ит комбинаты җирлегендә сәнәгать мәйданчыгын оештыруны уңай бәяләде, анда ай саен 500 тоннадан артык ит һәм ярымфабрикатлар җитештерелә.

Аннары Илдар Халиков ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International