Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Минзәлә муниципаль районына сәфәр кылды

2010 елның 6 июне, якшәмбе
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Минзәлә муниципаль районына эшлекле сәфәр кыла.

Республика башлыгы Минзәләдә “Алтынчәч” балалар белем бирү үзәге ачылыш тантанасында катнашты. Үзәк төзекләндерүдән соң ачыла, ул 100 урынга исәпләнгән.

Алга таба ТР Президенты “Полянка” сәламәтләндерү лагерен карады. Лагерь ел әйләнәсендә эшли. Аны “Татэнерго” ААҖ иганә ярдәме белән төзеделәр.

Объектларны караганнан соң Рөстәм Миңнехановны район Сабан туен ачу тантанасына чакырдылар.

Минзәлә муниципаль районы буенча эшлекле сәфәрдә ТР Президентын ТР вице-премьеры – ТР энергетика министры Илшат Фәрдиев, ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, Минзәлә муниципаль районы башлыгы Гиоргий Куприянов һ.б. затлар озатып йөрде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International