Илдар Халиков: Минзәлә районында социаль өлкәне үстерүгә юнәлтелгән программалар уңышлы гамәлгә ашырыла

2016 елның 10 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы  Премьер-министры Илдар Халиков Минзәлә муниципаль районында булды.

Илдар Халиков башлап "Мебелев" җиһаз фабрикасында булды, анда ул җитештерү базасын карады, чыгарыла торган продукция белән танышты.

"Мебелев" җитәкчесе Дамир Каюмов  кыскача предприятиенең эшчәнлеге турында сөйләде. Кыска вакыт эчендә товар әйләнеше елына 70 млн сумга җиткән. Фабрикада 35 кеше эшли.

Аннан соң Илдар Халиков "Изыскатель" сәүдә-җитештерү фирмасы" ҖЧҖдә булды, яңа җитештерү линиясе белән танышты, ул җәй башында эшли башлаячак, дип көтелә. Хәзерге вакытта монда 58 төрдә товар җитештерелә. Минзәлә суын эчеп карап, ТР Премьер-министры аның сыйфатын уңай бәяләде.

"Изыскатель" сәүдә-җитештерү фирмасы" ҖЧҖ сәүдә челтәрләре маркасы астында ритейлерлар өчен продукция җитештерә. Бу предприятиедә 140 кеше эшли, сезонда алар 180 гә җитә.

Предприятие директоры Александр Леванов хәбәр иткәнчә, яңа линия эшли башлаганнан соң, җитештерелгән продукция күләме сәгатенә 12 мең шешәгә җитәчәк.

Татарстан Премьер-министры 27фатирлы яңа йортны файдалануга тапшыру тантанасында катнашты. Объект гражданнарны аварияле торактан күчерү адреслы программасы буенча  һәм социаль ипотека кысаларында төзелгән.

Район Мәдәният йорты фойесында район эшмәкәрләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитештергән продукция күргәзмәсе оештырылган иде. Анда Татарстан Премьер-министры эшкуарлар белән аралашты, аларның эшчәнлекләре һәм киләчәккә планнары белән кызыксынды.

Аннары Илдар Халиков Минзәлә муниципаль районы Советының “Минзәлә муниципаль районының 2015 елда социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2016 елга бурычлары” темасына багышланган утырышында катнашты.

Утырышта шулай ук РФ Дәүләт думасы депутаты Әлфия Когогина, ТР Хөкүмәте әгъзалары, ТР Президенты Аппаратының җаваплы хезмәткәрләре, ТР Дәүләт Советы депутаталары, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, район активы катнашты.  

Район башлыгы Айдар Сәләхов 2015 ел өчен районның социаль-икътисади үсешенә нәтиҗә ясады һәм алдагы елга бурычларны билгеләде.

Айдар Сәләхов республика җитәкчелегенә ярдәм өчен рәхмәт белдерде.

ТР Премьер-министры утырыш барышында чыгыш ясап, республика җитәкчелеге "Минзәлә районының киләчәктәге үсешенә оптимистларча карый”, диде. 

Илдар Халиков билгеләгәнчә, районда социаль өлкәне үстерүгә юнәлтелгән программалар уңышлы гамәлгә ашырыла. Ул шулай ук Татарстанда хәзерге вакытта федераль һәм республика программаларын гамәлгә кертү барганны искә төшерде, һәм быел алар барысы да дәвам итәчәк.

ТР Премьер-министры Минзәләнең алты кешесенә хезмәттәге казанышлары һәм районның социаль-икътисади үсешенә өлеш кертүләре өчен Хөкүмәт бүләкләре тапшырды.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International