Рөстәм Миңнеханов V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унбишенче утырышында катнаша

2016 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген иртәнге сәгать 10да V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унбишенче утырышы үз эшен башлап җибәрде. Сессия эшендә  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары һәм чакырылган кунаклар катнаша.

Президиум депутатлар каравына 37 мәсьәлә керткән иде, алар арасында 12 ТР законы проекты беренче укылышка әзерләнгән һәм 20 федераль закон проекты һәм төбәкләрнең закон чыгару инициативалары бар.

Беренче укылышта Татарстанда театрлар эшчәнлеге нигезен билгеләүче театрлар һәм театр эшчәнлеге турындагы законы проекты каралачак. Моннан тыш, парламентарийлар алдан баручы социаль-икътисадый үсеш территорияләре резидентларына салым ташламалары бирү мөмкинлеген карыйлар.

Татарстанның Сайлау һәм Җир кодексларына, "ТР дәүләт бүләкләре турында", "ТР Дәүләт Советы депутаты статусы турында", "ТР да күп фатирлы йортларда гомуми милеккә капиталь ремонт турында", "ТР дәүләт символлары турында" республика законнарына үзгәрешләр кертүне күздә тоткан закон проектлары беренче укылышта каралачак.

Утырыш барышында 2015 елда полиция эшчәнлеге турында Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин хисабы һәм «2015 елда Татарстан Республикасында Кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен үтәү турында» Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская нотыгы тыңланачак.

Көн тәртибенә яңа мәсьәләләр кертү турындагы тәкъдимнәр белән парламент комитетлары рәисләре Альберт Хәбибуллин, Шакир Яһудин һәм Рафис Борһанов чыгыш ясады.

Шулай итеп, V чакырылыш Татарстан Республикасы  Дәүләт Советының унбишенче утырышының көн тәртибендәге мәсьәләләр 46 га җиткерелде.

ТөгәлрәкТатарстан Республикасы Дәүләт Советы сайтында: http://www.gossov.tatarstan.ru/news/show/3627

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International