Бүген Чаллы шәһәренә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин эш сәфәренә килде. «Бигеш» халыкара аэропортында дәүләт башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Визиты барышында Россия Президенты «КАМАЗ» заводы мәйданчыгында Хәрби-сәнәгать комиссиясе утырышын уздырачак.
Шуңа кадәр В. Путин Кама автозаводында беренче йөк автомобиле чыгаруның 40 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашырга, шулай ук видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Менделеевск районындагы «Аммоний» АҖ яңа химия заводын эшләтеп җибәрергә ниятли.
Программада шулай ук дәүләт башлыгының автоградка визиты, ягъни үткән ел декабрь аенда ачылган «Кванториум» балалар технопаркында булуы планлаштырыла.