Бүген Тукай районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ханов» крестьян-фермер хуҗалыгында (Мәләкәс авыл җирлеге) булды.
«Ханов» крестьян-фермер хуҗалыгының гаилә кошчылык фермасы эшчәнлеге һәм аның киләчәккә планнары турында хуҗалык башлыгы Ринат Ханов сөйләде.
2012 елда ике кошчылык фермасы төзелгән, хуҗалык «Гаилә фермалары» программасы буенча дәүләттән финанс ярдәме алган.
Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар крестьян-фермер хуҗалыгын карап чыктылар һәм «Ханов» крестьян-фермер хуҗалыгының гаилә кошчылык фермасы корпусларының берсендә булдылар.
Аннары Рөстәм Миңнеханов «Кама сапропеле» (Бәтке авыл җирлеге) ҖЧҖкә барды.
«Кама сапропеле» компаниясе 2004 елдан бирле минераль ашламалар базарында эшли.
Компания экологик чиста продукция – сапропель табигый агроминералы нигезендә яңа буын инновацион продуктлар җитештерә. Продукция Россия һәм чит ил базарларына чыгарыла.
Предприятие продукциясе игенчелектә, терлекчелектә, кошчылыкта, бакча-парк хуҗалыгында кулланыла. Фәнни партнерлары: Н.Э. Бауман ис. КДВМА БҖБ ФДБМУ, «ТатНИИСХ» ФДБФУ һәм башкалар.
Татарстан Президенты минераль-органик ашламалар һәм сапропель өстәлмәләре җитештерү цехын һәм терлек азыгы җитештерү линиясен карады һәм әзер продукция складында булды.
Предприятиеләрне караганнан соң Рөстәм Миңнеханов Тукай муниципаль районы Советы утырышында катнашты. Утырыш «Юность» күп функциональ үзәгенең актлар залында узды (Круглое Поле пос.).
Тукай районының 2015 елдагы социаль-икътисадый үсеше турындагы төп нотык белән Тукай муниципаль районы башлыгы Васил Хаҗиев чыгыш ясады.