Татарстан белән Чехия икътисади һәм мәдәни хезмәттәшлекне киңәйтә

2010 елның 14 июне, дүшәмбе
Бүген Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасы Парламенты Сенаты Рәисе Пржемысл Соботка белән очрашты.
Татарстан Президенты Пржемысл Соботканы һәм Чехия делегациясен сәламләде. Республика башлыгы фикеренчә, бу визит Татарстан белән Чехиянең икътисади һәм мәдәни хезмәттәшлеген киңәйтүгә этәргеч булачак. Бүген парламентлар арасындагы килешү якларның законнар җыены мөнәсәбәтләрен яңа дәрәҗәгә чыгарачак. Казанда иртәгә ачылачак Татарстан-Чехия эшлекле форумы Татарстан белән Чехиянең бизнес-бергәлекләре арасында элемтәләрне киңәйтәчәк.
Рөстәм Миңнеханов безнең илләр арасындагы беренче элемтәләр X-XI гасырларда урнаштырылган дип белдерде. Казан Кремле территориясендә табылган Чехия тәңкәсе Казанга 1000 ел тулуы хакындагы дәлилләрнең берсе булды. Казан университетының профессор-укытучылар составы арасында Чехиядә туучылар булган. Татар язучылары әсәрләре чех теленә тәрҗемә ителгән. Бөгелмәдә чех язучысы Ярослав Гашекның музее бар. “Бу мәдәни элемтәләрне сакларга һәм үстерергә кирәк”, - дип белдерде ул.
ТР Президенты сүзләренчә, хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләренең берсе Чехия банклары мөмкинлекләрен файдалану, төрле юнәлешләрдә кредит линияләре ачу булырга мөмкин. Татарстанда югары технологияле инновацион проектларны үстерү өчен мәйданчыклар булдырылган. Бу “Алабуга” махсус икътисади зонасы, “Мастер” Кама индустриаль паркы, “IT-парк”ы, “Химград” технопаркы һ.б. бар. “Чехия бизнесменнары барлык мәйданчыкларда да үз производстволарын урнаштыра ала”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International