Илдар Халиков: "Иң мөһиме Чехия белән стратегик партнерлык форматын саклыйбыз"

2010 елның 15 июне, сишәмбе
Бүген Казанда Татарстан-Чехия эшлекле форумы ачылды. Аның эшендә Парламент Сенаты рәисе Пржемысл Соботка җитәкчелегендәге рәсми делегация катнаша. Делегациянең эшлекле өлешен төрле өлкәләргә караган 20 компания вәкиле тәкъдим итә. “Корстан”да форумны ачу тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры-Президент киңәшчесе Тимур Акулов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һ.б. катнашты.
Бу мәртәбәле форумга ике як та республикалар арасында урнашкан икътисади-сәүдә хезмәттәшлеген үстерүгә яңа этәргеч бирер дигән өмет баглый. Бүген Чехия Татарстанның төп тышкы сәүдә партнерларының берсе. 1996 елдан бирле Прагада безнең республиканың икътисади-сәүдә вәкиллеге эшләп килә. 2008 елда ике арадагы тышкы сәүдә әйләнеше күләме иң югары ноктасына җиткән- 1,5 млрд. доллар тәшкил иткән. Дөрес, кризис шартларында узган 2009 ел товар әйләнеше күләменә үз йогынтысын салган. Узган ел йомгаклары буенча, ике арадагы тышкы сәүдә әйләнеше күләме 267,4 млн. доллар тәшкил иткән. Шуның 95 процентка якыны –экспорт, 5,2 проценты импорт өлешенә туры килә. Агымдагы елның беренче кварталында ике арада тышкы сәүдә әйләнеше күләме 11,4 млн. доллар булган.
Премьер-министр Илдар Халиков форумда катнашучыларны сәламләү чыгышында искәрткәнчә, Чехия озак еллар буе Татарстанның стратегик партнерларыннан санала. Татарстанның эшлекле даирә вәкилләрен һәрвакыт Чехиядәге партнерлары белән хезмәттәшлек кызыксындыра. Әлеге Ауропа илендә җитештерелгән һәм тәкъдим итә торган продукциянең, хезмәтләрнең сыйфаты югары булу, аларның дөнья базарында абруен күтәрә. “Бүген Татарстан белән Чехия автомобиль төзелеше, автокомпонентлар җитештерү, машина төзелеше, фармацевтика, авыл хуҗалыгы, төзелеш, химия һәм нефть химиясе тармакларында уртак проектларны гамәлгә ашыра. Без алга таба бу багланышларны ныгыту һәм киңәйтүгә зур оптимизм белән карыйбыз. Иң мөһиме- стратегик партнерлык форматын саклыйбыз. Бу хакта кичә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Чехия парламенты рәисе Пржемысл Соботка белән очрашуы вакытында да ассызыкланды”, -ди Илдар Халиков. Хөкүмәт рәисе белдергәнчә, Татарастан җитәкчелеге алга таба да Чехиядәге партнерлар белән ике як өчен файдалы хезмәттәшлекне үстерүгә һәр яктан ярдәм итәргә әзер. “Татарстан икътисадының киләчәге аның дөнья икътисадына интеграциясе белән тыгыз бәйләнгән. Шул исәптән ныклы һәм тотрыклы сәүдә-икътисади багланышлары булдыру, яңа партнерлар җәлеп итү белән дә. Без югары сыйфатлы финанс инвестицияләре генә түгел, технологик, инновацияле инвестицияләр дә җәлеп итәргә телибез. Бу форум ике арадагы хезмәттәшлекне тагын да югары баскычка күтәрергә ярдәм итәргә тиеш. Бу җыен - Татарстан белән Чехиянең бер-берсенә таба атлаган зур юлның законлы нәтиҗәсе. Аның республика өчен гамәли әһәмиятен якын киләчәктә күрербез”, -дигән ышанычта калды Татарстан Хөкүмәте рәисе.
Чехия Парламент Сенаты рәисе Пржемысл Соботка сүзләренә караганда, сәүдәгәрләр, коммерсантлар өчен ара ераклыгы беркайчан да проблема булмаган. Казан Кремлендә табылган борынгы археологик казылма-11 гасырга караган чех тәңкәсе моңа дәлил. “Россия белән хезмәттәшлек һәрвакыт Чехия өчен өстенлекле юнәлешләрдән санала. Моңа кадәр Россиянең төрле шәһәрләренә булган сәфәрләрем вакытында да мине чех эшмәкәрләре озатып йөрде. Мин сәясәтчеләр сәүдә эшләренә катнашырга тиеш түгел, дигән идея тарафдары. Ләкин алар эшмәкәрләр өчен иң уңайлы шартлар тудырырга тиеш”, -ди ул. Татарстан Делегация җитәкчесе белдергәнчә, Казан белән Прага арасында багланышларны ныгытырга потенциал җитәрлек. Моңа Казан форумы да, кичә Чехия Сенаты Парламеты белән ТР Дәүләт Советы арасында имзаланган Ниятләр турындагы беркетмә дә ярдәм итәргә тиеш.
Татарстан-Чехия эшлекле форумы кысаларында “Татнефтехиминвест-холдинг”, “Татфармпрепаратлар” ААҖ һәм Чехиянең “Фавеа”компаниясе арасында өч яклы килешү дә имзаланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International