Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Әлмәткә эш сәфәре кысаларында “Татбурнефть” идарәче компаниясе" ҖЧҖдә һәм Әлмәт торбалар заводында булды.
ТР Премьер-министрын Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, “Татнефть” ГАҖ генераль директорының кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев озата йөрде.
“Татбурнефть” идарәче компаниясе” ҖЧҖ Россия Федерациясендә иң зур бораулау предприятиеләренең берсе санала һәм нефть компанияләре өчен бораулау һәм скважиналар үзләштерү буенча хезмәт күрсәтүнең тулы циклын гамәлгә ашыра.
“Татбурнефть” идарәче компаниясе” ҖЧҖ директоры Ленар Нәҗипов предприятие буенча экскурсия барышында компаниянең 1949 елда Татарстанның нефть чыганакларын эзләү һәм эшкәртү өчен оештырылуы, скважиналар төзү буенча 60 еллык тәҗрибәсе булуы турында сөйләде. Бу вакыт эчендә 80 млн. метр тау токымнары борауланган, 49 меңнән артык скважина файдалануга тапшырылган. Хәзер көндә “Татбурнефть” идарәче компаниясе” ҖЧҖ ел саен 600 мең метрдан артык тау токымнарын бораулый һәм заказчыларга 400 гә якын скважина тапшыра.
Әлмәт торбалар заводында да Илдар Халиков өчен экскурсия оештырылган иде. Предприятие директоры Александр Токарев заводны булдыру тарихы, аның казанышлары һәм киләчәккә планнары турында сөйләде. Завод 1966 елда төзелгән. Бүген ул корыч торбалар эшләп чыгару буенча заманча җиһазландырылган җитештерү предприятиесе. Завод Россиядә беренче булып тутыгуга каршы тышчалы торбалар җитештерүне үзләштерә. Предприятие Россия, БДБ һәм ерак чит илләргә 9 млн. тоннадан артык корыч торбалар, 1,7 млн. тоннадан артык полиэтилен тышчалы торбалар саткан. Соңгы ун елда продукция эшләп чыгару өч тапкыр арткан. 2016 елда 260 мең тонна продукция җитештерү планлаштырыла.
“Без даими рәвештә ассортимент һәм сатуны арттыру өстендә эшлибез, - диде Александр Токарев. – Безнең продукцияне сату өлкәләре - Сахалин, Якутия, Кемерово, Хабаровск һәм Новосибирск”.