Татарстан Президенты: Татарстанның Балык Бистәсе муниципаль районына демография мәсьәләләре белән шөгыльләнергә кирәк

2016 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Социаль-икътисадый үсеш рейтингында республика муниципаль берәмлекләре арасында Балык Бистәсе районы «кызыл зонада» һәм ул, үсеш динамикасы булуга, төрле проектлар гамәлгә ашырылуга карамастан,  44 нче урынны били. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе муниципаль районының 2015 елдагы социаль-икътисадый үсеш йомгакларына һәм 2016 елга бурычларына багышланган  район Советы утырышында хәбәр итте.

Төп нотык белән муниципаль район башлыгы Илһам Вәлиев чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, хәбәр иткәнчә, авыл хуҗалыгы җыелма продукциясе күләме үткән ел 1,997 млрд. сум тәшкил иткән, ягъни 2014 елга караганда 37%ка артыграк.

Реализацияләнә торган авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 36%ка арткан һәм 1 млрд. 138 млн. сум тәшкил иткән.  

2015 елда авыл хуҗалыгында рентабельлек 27,6% булган, 2012 елда исә бу күрсәткеч 12,7%ка гына тигез булган.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов утырышыта чыгыш ясап искәрткәнчә,  республиканың төп программалары гамәлгә ашырылган. 30 программаның 20сен гамәлгә ашыруда Балык Бистәсе муниципаль районы да катнашкан.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре депутатларын сайлауларын яхшы оештырган һәм уздырган өчен рәхмәт белдерде. «Безнең бурыч – халык ышанычын аклау», – диде ул.

«Татарстанда 1182 гаилә фермасы бар, 141е төзелеп килә. Сез дә бу юнәлешне яхшы гына үстерәсез. Без мондый проектларга ярдәм күрсәтергә әзер», – дип мөрәҗәгать итте Татарстан Республикасы Президенты район вәкилләренә.

«Сезнең нигез – агросәнәгать комплексы. Сөт терлекчелегенә игътибар итәргә кирәк. Районда 40 тоннага якын сөт җитештерелә. Ике мәртәбә кечерәк булган Әтнә районында сездән дүрт мәртәбә күбрәк сөт алалар. Мамадышның бер хуҗалыгында 80 тонна сөт җитештерелә. Сездә ашлык буенча җитди эш алып барыла. Шулай да алга китәр мөмкинлекләр бар әле», – диде ул.

«Юллар салу эше ярыйсы гына яхшы дәвам итә. Быел муниципаль берәмлекләр биналарына капиталь ремонт ясау программасы башланып китә», – дип белдерде ул.

2016 ел республикада Су саклау зоналары елы дип игълан ителде. «Су киңлекләре, Кама янәшәдә, Казан аэропортына якын булу, М-7 трассасы белән кисешү – боларның барысын да туризмга җәлеп итәргә кирәк», – дип билгеләп үтте ул.

Шул ук вакытта Татарстан Республикасы Президенты җитешсезлекләрне дә читләтеп узмады. Балык Бистәсе муниципаль районы мәгариф өлкәсендә республикакүләм рейтингта 34 нче урынны биләп тора. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсенең белем бирү өлкәсендә позицияләре начараюына игътибарны юнәлтте. Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча, рус теле, математика буенча белем дәрәҗәсе күрсәткечләренең түбән булуын билгеләп узды.

Президент Балык Бистәсе районының сәламәтлек саклау өлкәсе Татарстан күләмендә 14-15 нче позициядә булуын, инфраструктураны яхшырту, беренчел звено үсеше кайгыртылуын билгеләп узды. Шулай да, Рөстәм Миңнеханов яңа туган балалар үлеме, үпкәләрнең хроник чиреннән үлем дәрәҗәсенең шактый югары булуына игътибарны юнәлтте. “Иң мөһиме – халыкның табигый үсеше. Республика буенча табигый үсеш 10 мең 416 кеше булган, ә сездә халык 166ка кимегән. Гаиләләр балалар тапсын өчен уңайлы шартлар тудырырга, аларга ярдәм итәргә кирәк. Күп балалы гаиләләр күпкә татурак, иминрәк була”, - дип ассызыклады Татарстан җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов кадрлар кытлыгы проблемасына да тукталды. Ул Мамадышны үрнәк итеп китерде: алар Украинадан 6 табиб җәлеп иткән. “Һәр районда моның белән шөгыльләнәләр! Балык Бистәсенә табиб тапмаска инде?! Монда яшәү өчен шартлар искиткеч. Кадрлар белән шөгыльләнергә, әзерләргә дә, шулай ук читән дә чакырырга кирәк”, - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук коррупция проблемаларына, керемнәрне декларацияләүгә, җирләрне рәсмиләштерүгә бәйле муниципаль мөлкәткә мөнәсәбәткә, дини агымнарга аерым игътибар итәргә өндәде.

«Традицион булмаган диннәрнең теләсә нинди гамәлләре руханилар тарафыннан да, хокук саклау органнары тарафыннан да үз вакытында кисәтелергә тиеш. Миграцион процессларны да күз уңында тотыгыз. Кеше безнең мохиткә, безнең нормаларга һәм кагыйдәләргә җайлашса, рәхим итсен. Киресенчә булса, аны кайтарып җибәрергә кирәк», – дип белдерде ул.

«Тулаем районда теләсә нинди авырлыкларны җиңеп чыгуга ышаныч бар. Куелган бурычлар гамәлгә ашыр дип ышанам. Без сезнең проектларга ярдәм күрсәтәчәкбез», – дип йомгак ясады Татарстан Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International