Ике атнада Татарстанда 90 мең кв. метр тирәсе торак сафка кертелгән

2016 елның 20 феврале, шимбә

Ел башыннан Татарстанда 389, 9 мең кв. м. торак сафка кертелгән, бу 2015 елның шул чоры белән чагыштырганда 122,6 % тәшкил итә. 90 мең кв. м. соңгы ике атнада тапшырылган. 

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Аның эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 

Министр сүзләренчә, Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2016 ел башыннан 119 тикшерү үткәрелгән. Хезмәтне саклау кагыйдәләре һәм нормаларын бозу өчен 1 млн. 766 мең сумга 34 карар чыгарылган. 

Социаль ипотека программасы буенча 756 фатирлык 36 йорт сафка кертелгән, дип билгеләде И.Фәйзуллин. Моннан тыш арендалы торакка каралган 32 торак йорт төзү планлаштырылган. 

И.Фәйзуллин сүзләренчә, республикада 120 Бөек Ватан сугышы ветеранына 18 йорт төзелеше дәвам ителә. Шулай ук 311 ятим баланы һәм 38 биш яисә аннан артык күп балалы гаиләне торак белән тәэмин итү планлаштырыла. 

Аз катлы төзелеш буенча республикада 9 мең йорттан 1 мең 268 объект сафка кертелгән. 

Участок вәкаләтле полиция хезмәткәрләренә планлаштырылган 18 административ-торак комплексларыннан 7 объектта төзелеш эшләре башланган. 

Өлешләп фатир төзү өлкәсендә, Ирек Фәйзуллин билгеләгәнчә, әзерлеге югары дәрәҗәдә - Казандагы Краснококшайская/Баруди урамнары киселешендәге 276 фатирлы торак йорт һәм Бехтерев/Космодемьянская урамнары киселешендәге 146 фатирлы йорт. Объектларда эшләр тәмамланган диярлек, хәзер ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге кисәтмәләрен төзәтү буенча эшләр алып барыла. 

Авыл клублары программасы буенча бүгенгә 45 объекттан 40 ында эшләр оештырылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International