Рөстәм Миңнеханов РФ дә Япония илчелеге җитәкчелеге белән очрашты

2016 елның 24 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониянең Россия Федерациясендәге илчелеге миссиясенең башлыгы урынбасары Хитоси Озава белән очрашты.

Очрашу "Аммоний" заводы территориясендә үтте, анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, "Аммоний" ААҖ директорлар советы рәисе Ринат Ханбиков һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Япония кунакларын сәламләде һәм Татарстан Республикасында гамәлгә ашырылучы проектларга ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләгәнчә, "Аммоний" заводы төзелеше - Россия Һәм Япониянең нәтиҗәле хезмәттәшлек итү үрнәге ул. 

"Без Россия-Япония мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан Республикасы белән Япония арасында элетмәләрне ныгытуга гаять зур игътибар бирәбез. Бүген берничә Япония компаниясе Татарстан предприятиеләре һәм мәгариф учреждениеләре белән хезмәттәшлек итәләр. Бу эшне алга таба да дәвам итәргә кирәк", - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. 

Очрашу барышында яклар хезмәттәшлек өчен перспектив юнәлешләр турында фикер алыштылар. Аерым алганда, төзелеш, авыл хуҗалыгы, медицина, автомобильләр сәнәгате һәм башка өлкәләрдә мөмкинлекләр ассызыкланды. Шулай ук туризм өлкәсендә хезмәттәшлек итү мөмкинлеге турында да сүз барды, шул исәптән Казан белән Токио арасында туры авиалиния ачу аша. 

Очрашуны йомгаклап, Рөстәм Миңнеханов кунаклар барында Япония гадәте буенча зур һәм мөһим эшне тәмамлауны билгеләүче "дарума" курчагының икенче күзен буяды. Искәртик, 2007 елда "Аммоний" проекты башында ТР Президенты курчакның бер күзен буяган иде инде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International