Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Куйбышев тимер юлы – «РЖД» ААҖ филиалы башлыгы Сергей Соложенкин белән очрашты. Очрашу Менделеевск шәһәрендә «Аммоний» заводын эшләтеп җибәрү тантанасы кысаларында узды.
Яклар Татарстан белән Куйбышев тимер юлы арасында кайбер юнәлешләр буенча хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча, шулай ук республикада тимер юл транспорты инфраструктурасын үстерү хакында фикер алышты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада масштаблы индустриаль проектлар саны артуга, аерым алганда, Кама агломерациясе үсүгә бәйле рәвештә транспорт инфраструктурасына йөкләнеш арта, әлегә аның дәрәҗәсе сәнәгать ихтыяҗларыннан артка кала. Продукцияне транспортлаганда автомобиль юлларында коллапс булмасын һәм юл өслеге бөтенләй җимерелмәсен өчен тимер юлны акиврак файдаланырга кирәк, дип саный Татарстан Президенты.
Аның фикеренчә, бүген Татарстан Республикасында тимер юлда йөк ташу потенциалы тулысынча файдаланылмый. Ул Татарстан Республикасы Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгына республикада тимер юл транспорты инфраструктурасын үстерү буенча озак сроклы проект әзерләргә кушты.