Кукмара районы халкы һәрвакыт эш сөючәнлеге, булдыклылыгы белән аерылып торды. Бу хакта бүген Кукмара муниципаль район советы утырышында Илдар Халиков ассызыклап узды.
Төп доклад белән Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев хисап тотты.
Премьер-министр төрле тармакларда алдынгы позицияләрне биләүгә карамастан, социаль-икътисади үсеш буенча гомуми рейтингта Кукмараның 45 муниципаль берәмлек арасында 41 нче урында торуына гаҗәпсенде. ТР Икътисад министрлыгына моның сәбәпләрен аңлатырга йөкләмә бирде. Илдар Халиков авыр вакытларга да карамастан, Кукмара халкының совет чорындагы предприятиеләрне саклап калып, аларны югары дәрәҗәгә чыгаруга ирешә алуын билгеләп үтте. Премьер-министр Кукмара металл савыт-саба заводының 2015 нче елда 2014 елның 141 проценты дәрәҗәсендә, Кукмара киез итек комбинатының 110 процентлык үсешкә ирешүен, Кукмара тегү фабрикасының 2014 нче ел күрсәткечләрен саклап калуын шәрехләде.
“Кукмара районы традицион төстә авыл хуҗалыгы өлкәсендә лидер булып кала. Бөтен республикага күрсәтергә һәм сөйләргә кирәк. Авыл хуҗалыгын “кара упкын”, аның ярдәмендә акча эшләп булмый диләр. Бу дөрес түгел, Кукмара моны үз мисалында күрсәтә”, - диде Илдар Халиков.
Хөкүмәт җитәкчесе узган елда Кукмарада көндәлек савымнарның 40 тоннадан артык булуын билгеләп узды. “Республика сөрүлек җирләренең 2,3 процентын биләп, Кукмара районы 3,3 процент табыш ала. Район гаилә терлекчелек фермалары буенча да алдынгы, биредә барлыгы 45 шундый ферма исәпләнә, шул исәптән 23 – югары технологияле”, - диде Премьер-министр.
Илдар Халиков Кукмара районының кече һәм урта предприятиеләр өлеше ягыннан да аерылып торуына игътибарны юнәлтте. “Райондагы барлык предприятиеләр саныннан чыгып исәпләгәндә, сез лидерларның берсе саналасыз – 38,6 процент, ә республика буенча уртача күрсәткеч – 25 процент. Әле бу күрсәткечтә ишегалларында булган производстволар исәпкә алынмагандыр, мөгаен”, - диде ул.
“Кукмара районы сәнәгать мәйданчыкларын булдыру юнәлешендә дә актив эшли. Күреп торабыз: резидентлар да бар”, - дип, Премьер-министр бүген “Стройком”, “Виола”, “Равновесие” кебек мәйданчыкларны санап узды. Илдар Халиков Кукмарада эшмәкәрләрнең “Лизинг-грант” программасына да актив рәвештә мөрәҗәгать итүен шәрехләп узды. Былтыр 14 предприятие 18,6 млн сум күләмендә акча алган. “Бу юнәлештә эшегезне дәвам иттерергә өндим, һәрвакыт бу акчаларның файдага китеп, яңа проектлар, яңа җиһазлар барлыкка килүен күрәбез”, - диде ул.
Премьер-министр Кукмара районының торак төзелешендә лидер булуларын ассызыклады. “Район авария хәлендәге торактан күчерү программасы буенча да, башкалардан аермалы буларак, бу программаның әһәмиятен аңлап, мөмкинлекләр табылуын күрсәтте”, - диде.
Илдар Халиков Кукмара районында уңай демографиягә тукталды. Зуррак шәһәрләрне исәпкә алып, халыкның табигый үсеше буенча Кукмара 10 нчы урында тора. “Сәламәтлек саклау өлкәсендә 4 нче урыннан 8 нче урынга төшү күзәтелә. Башка районнарда кебек үк медицина персоналына ихтыяҗ проблемасы бар, тик кадрлар белән тәэминат ягыннан Кукмара районы алынгылар сафында”, - диде Хөкүмәт җитәкчесе. Рейтингтагы урынны билгеләгәндә, ул ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына район һәм шәһәрләрне бүлеп карарга киңәш итте, чөнки бу җирлекләрдә сәламәтлек саклау системасы дәрәҗәсен чагыштыру урынсыз.
Спортка килгәндә, Премьер әйтүенчә, Кукмара җирлегендә яшәүчеләрнең 41 проценты спорт белән шөгыльләнә. Районда мәдәният йортларының һәрвакыт ачык һәм тулы булуына ныклы ышанычын белдерде.
Хөкүмәт башлыгы Кукмараның мәгариф өлкәсендә гомуми рейтингта 21 нче урында торуын билгеләп узып, югарырак үрмәләргә потенциал җитәрлек булуын ассызыклады.
Илдар Халиков районда аерылышуларның 25 процент булуын шәрехләп, республикада бу иң яхшы күрсәткечләрнең берсе булса да, тагын да яхшырту өстендә эшләргә киңәш итте.
Илдар Халиков кукмаралыларның ныклы амбицияләрен ассызыклап, агымдагы елда кайбер социаль юнәлешләр, фермалар төзү буенча Кукмара районына ярдәм һәм катнаш финанслау күрсәтеләчәген хәбәр итте.
Премьер-министр кукмаралыларга фидакарь, намуслы хезмәте өчен Татарстан Президенты, Хөкүмәт исеменнән рәхмәт җиткереп: “Мин һәрвакыт моннан канәгатьлек хисе белән китәм, шундый күтәренке рух сакланып калсын. Үсеш алуыгызны дәвам иттерегез”, - диде.
Хөкүмәт башлыгы утырышны тәмамлап, район үсешенә өлеш кертүче хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды.