Рөстәм Миңнеханов: Бионефть һәм биогаз – традицион нефть һәм газга көндәш түгел

2016 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында республиканың нефть-газ-химия комплексы өчен кайбер кызыклы тәкъдимнәр каралды.

Татарстанда нефть эшкәртү һәм нефть химиясе өчен технологияләр турындагы доклад белән GTC (АКШ) компаниясе вәкиле чыгыш ясады. "Түбән Кама Нефть Химиясе" белән берлектә пиролизның өстәмә продуктларын эшкәртү юлы белән яңа нефтеполимер сумала производствосы оештыру ниятләнә. РФта мондый производство юк. GTC Татарстан компанияләрен әлеге консорциумда катнашырга чакырды. Г.Боресков исемендәге катализ институты (Новосибирск) директоры Валерий Бухтияров Татарстан ягулык һәм нефть химиясе комплексында яңара торган үсемлек чималын файдалану перспективаларын сурәтләде.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда бик күп калдык, файдаланылмаган агач булуны билгеләп үтеп, профильле министрлыклардан эшче төркем оештыруны йөкләде. Аның сүзләренчә, бу традицион нефть белән газга көндәшлек түгел, ә урман һәм авыл хуҗалыгы комплексларын диверсификацияләү мөмкинлеге. 

Нефть-газ секторы өчен илдә эшләнгән компьютер тренажерлары турында «РТСИМ» ҖЧҖ (IT-парк резиденты) директоры Айрат Мөхәммәтҗәнов сөйләде. Аның сүзләренчә, Ростехнадзор куркыныч объектларда эшләүче хезмәткәрләр әзерләү өчен тренажерлар булуны таләп итә, РФта 10 елга ихтыяҗ 800 берәмлек тәшкил итә, Татарстанда  - 200. Шул ук вакытта Россия базарының 90 процентын Япония һәм АКШ компанияләре били. РТСИМ "Татнефть" ГАҖның Миңнебай газ җитештерү заводы өчен компьютер тренажерын эшләгән, ул чит ил тиңдәшеннән өч тапкыр арзанрак тора.

Рөстәм Миңнеханов нефть табу, нефть химиясе һәм энергеткага карата әлеге эшләнмәне өйрәнергә һәм уңай бәя алган очракта нефть химиясе өчен кадрлар әзерләү буенча ресурс үзәкләренә тренажерларны урнаштырырга кушты.

Чаллы өчен "Стратегия-2030" белән Директорлар советын "Маркетинг тикшеренүләре үзәге" ҖЧҖ директоры Елена Машкова таныштырды. Нефть-газ-химия комплексында киберкуркынычсызлык мәсьәләләре хакында "Касперский лобараториясе" директоры Евгений Гончаров бәян итте.

Татарстан Президенты сүзләренчә, бу тема елдан-ел кискенләшә барачак, чөнки глабаль автоматлаштыру, реаль вакытта эшләү зур куркынычларга китерә.

ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов ел саен Татарстан Хөкүмәте сайтларына 15 млн киберһөҗүм һәм санкциясез керергә омтылыш ясалу турында хәбәр итте. Иннополиста "Касперский лабораториясе" офисын ачып, компетенөияләр һәм кадрдар әзерләү үзәге оештыру турында килешүгә ирешелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International