Илдар Халиков Иран Ислам Республикасы делегациясе белән очрашты

2016 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков  Иран сәламәтлек саклау һәм медицина белеме министры урынбасары Садроссадат Сәйед Али Сәйед Мостафа җитәкчелегендәге Иран Ислам Республикасы делегациясе белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

Илдар Халиков Иран делегациясен сәламләп, Татарстан белән Иранның тыгыз хезмәттәшлек тарихы 1996 елдан, ТРның беренче Президенты Минтимер Шәймиев рәсми визит белән Тәһранда булган вакыттан башлануын ассызыклады. Әмма, 20 еллык хезмәттәшлеккә карамастан, икътисади нәтиҗә теләгәнчә түгел, дип белдерде ул.

ТР Премьер-министры билгеләгәнчә, бүген Иран белән Татарстанның күп предприятиеләре  хезмәттәшлек итә. Алар арасында  "Татнефть" ГАҖ, "Казан вертолет заводы" ГАҖ һәм башкалар бар. Илдар Халиков Кол Шәриф мәчетен төзегәндә Иран хөкүмәте Татарстанга фарсы келәмнәрен бүләк итүен искә төшерде.

Татарстанның күп компанияләре Иранны зур күләмле озак вакытка исәпләнгән проектларны гамәлгә ашыруда перспективалы мәйданчык буларак карыйлар, дип өстәде Илдар Халиков.

Әңгәмә барышында ике яктан да катнашучылар киләчәктә уңышлы хезмәттәшлек итү өчен күп кенә юнәлешләр турында фикер алыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International