Бүген Казанда “Тормыш иминлегенең заманча проблемалары: интеллектуаль транспорт системалары” IV халыкара фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышы узды.
Искәртеп үтик: чара ТР Министрлар Кабинеты, РФ Эчке эшләр министрлыгы, ТР Юл хәрәкәте иминлеге фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе, “Тормыш иминлеге фәнни үзәге” дәүләт бюджет учреждениесе, “ERTICO – ITS Europe” ассоциациясе тарафыннан оештырыла. Аның төп максаты – юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өлкәсендә халыкара хезмәттәшлекне киңәйтү. Быел конференциядә 800ләп кеше, шул исәптән Казакъстан, Кыргызстан, Австрия, Бельгия, Беларусь, Венгрия, Италия, Германия, Канада, АКШ һәм Финляндия вәкилләре катнаша.
Шуны билгеләп узарга кирәк: пленар утырыш алдыннан, “Корстон” комплексының 1нче катында күргәзмә оештырылды. Анда 32 компания интеллектуаль транспорт системалары өлкәсендәге казанышларын тәкъдим итте.
Утырышның модераторы ролендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков чыгыш ясады. Анда шулай ук РФ Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Баш идарәсе җитәкчесе Виктор Нилов, ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, “ERTICO – ITS Europe” ассоциациясенең халыкара мәсьәләләр һәм партнерлар белән багланышлар директоры Расмус Линдхорльм һ.б. рәсми затлар катнашты.
ТР Хөкүмәте башлыгы чарада катнашучыларны ТР Президенты исеменнән сәламләп, конференциянең 2010, 2012, 2014 елларда үткәрелгәннәре Россия һәм чит илләр галимнәре һәм практиклары игътибарын җәлеп итте, бу күтәрелгән мәсьәләнең актуальлеген раслады, дип билгеләп узды.
Аның сүзләренчә, бүген Татарстанда юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын теркәүне 1,1 меңләп күп функцияле стационар һәм күчермә автоматлаштырылган видеотеркәү системалары комплексы тәэмин итә. Автоматлаштырылган җайланмалар контроленда – хәрәкәт өчен каралган 1,7 меңләп юл тасмасы, бу автоматлаштырылган системаларны гамәлгә кертү буенча, Мәскәүдән кала, – 2нче күрсәткеч.
Казанда транспорт чаралары хәрәкәте белән идарә итү технологияләре дә зур үсеш алган. Автомобильләр күпләп җыела торган урыннарда түләүле парковка урыннарын җиһазлау проблемасы нәтиҗәле хәл ителә. Хәзерге вакытта башкаланың үзәк өлеше күп катлы паркинглар, машина куеп тору урыннары белән тәэмин ителгән. Аларның гомуми сыйдырышлылыгы 5 мең исәпләнә. Урам-юл челтәрен киң күләмле төзекләндерү, киңәйтү белән беррәттән, Татарстан башкаласының автобус паркы даими рәвештә яңартыла: бүген ул 649 маршрут буенча хезмәт күрсәткән 1,4 меңләп транспорт чарасыннан гыйбарәт. Шәһәр маршрутларының күпчелеге “Евро-4”, “Евро-5” экологик стандартларга җавап биргән мотор белән эшли. Бу, үз чиратында, пассажирларга уңайлы шартлар булдыруга, шәһәр мохитенә техноген йөкләнешне киметүгә мөмкинлек бирә, дип билгеләп үтте Илдар Халиков.
Ул республикада транспорт чаралары белән автоматлаштырып идарә итү буенча проект гамәлгә ашырылуын искәртеп, Казан – пассажир транспортының хәрәкәтчән составы автоматлаштырылган диспетчерлык контроле хезмәте күзәтүендә эшли башлаган Россиядәге беренче шәһәр булуын билгеләп үтте. Хәзерге вакытта операторлар тәүлегенә “112” системасы буенча кабул ителгән 7 меңләп шалтыратуны эшкәртә. Татарстанның ашыгыч-оператив хезмәтләре транспорт чараларының 76 проценты “Глонасс 112” системасына тоташтырылган. “Иминлек тәэмин итү максатыннан, муниципальара маршрутлар буенча пассажирлар ташуны гамәлгә ашырган транспорт чаралары, мәктәп, балалар-спорт мәктәпләре, шулай ук өстәмә белем бирү учреждениеләре автобуслары навигация җайланмалары, “хәвефлек төймәләре”, хәбәр ирештерү комплексы белән җиһазландырылган, шулай ук “Глонасс 112” ситемасына тоташтырылган. Тәүлек әйләнәсе диспетчерлаштыру гамәлгә ашырыла. Ситема күзәтүе астына эләкмәгән транспорт чараларының маршрутка чыгуына юл куелмый”, – дип сөйләде ТР Премьер-министры.
Аның сүзләренчә, Татарстанда RFID-технологияләрне, радиоешлыклы танып тәңгәлләштерү системасын сынау режимында гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеген күрсәткән. Аның ярдәмендә автоматлаштырылган җайланмаларга хас проблемаларны, әйтик, һава торышы йогынтысы, тәңгәлләштерүнең ышанычлылыгына бәйле килеп туган авырлыкларны хәл итеп була. Эзләү игълан ителгән затларның транспорт чараларын билгеләү мөмкинлеген булдыра торган видеомониторинг системасының да эшләвенә игътибарны юнәлтеп, бу төр видеокамералар белән магистраль урамнар, кешеләр күпләп йөри торган урыннар, ЮХИДИнең патруль хезмәте автомобильләре, пилотсыз очу аппаратлары һ.б. җиһазландырылган, диде.
“CognitiveTechnologies” һәм “КамАЗ” оешмалары йөк машинасы белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасын булдыру өстендә эшне дәвам итә. Быелга пилотсыз йөк машиналарын, технологик траснпорт буларак сыный башлау күздә тотыла.
Тормышның теләсә кайсы өлкәсенә югары технологияләр җәлеп итү зур чыгымнар, югары квалификацияле хезмәт таләп итә. Әмма бары тик алар ярдәмендә генә бүгенге җәмгыятьнең генә түгел, киләчәк буынның да таләпләренә җавап биргән системалы нәтиҗәләргә ирешеп була, дип саный Илдар Халиков.
“Татарстан Республикасы Россия һәм чит илләрнең интеллектуаль транспорт системасы технологиясе, компонентларын эшләүчеләре белән хезмәттәшлек итәргә, шул ук вакытта үзенең нәзари һәм гамәли тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер”, – дип төгәлләде сүзен ТР Хөкүмәте башлыгы.
РФ Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Баш идарәсе җитәкчесе Виктор Нилов Татарстан интеллектуаль траспорт системалары юнәлеше буенча әйдәп баручы төбәкләр рәтендә санала, дип билгеләп үтте. Республика белгечләре тарафыннан уйлап табылган системалар Россиянең башка субъектларында да уңышлы гамәлгә ашырыла. Юл кагыйдәләрен бозу очракларын теркәү системасы да беренчеләрдән булып нәкъ менә Татарстанда кулланыла башлады, диде ул һәм бу уңайдан ул ТР Президентына һәм Хөкүмәтенә, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә керткән зур өлеше өчен, рәхмәт белдерде.