Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов М.В. Ломоносов ис. Мәскәү дәүләт университетында (МДУ) булды, анда ул МДУ ректоры Виктор Садовничий белән очрашты.
Аннары Рөстәм Миңнеханов белән Виктор Садовничий МДУ составындагы институтларны һәм биналарны, медицина үзәген һәм башка объектларны йөреп чыктылар.
Югары уку йорты буенча экскурсия МДУның игенчелек музееннан башланды (төп бина, 32 нче кат).
Аннары Рөстәм Миңнехановка МДУ медицина үзәген күрсәттеләр. Кунаклар университет клиникасы эшчәнлеге белән танышты, анда студентларга һәм мөгаллимнәргә тулысынча медицина хезмәтләре күрсәтелә.
Татарстан Президенты шулай ук МДУ Тарих музеенда да булды, анда Шәрәфле кунаклар кенәгәсендә истәлекле язма калдырды.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов М.В. Ломоносов ис. МДУ студентлары һәм профессор-педагогик составы белән очрашты.
Очрашуда катнашучылар алдындагы чыгышында Виктор Садовничий искәрткәнчә, бу уку йортын татар шагыйре Муса Җәлил дә тәмамлаган.
Виктор Садовничий Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Мәскәү университеты Мактаулы профессоры исемен тапшырды.
Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов мактаулы исем өчен рәхмәт белдерде һәм МДУны илебез мәгарифенең һәм фәненең уникаль үзәге дип тануны бик дөрес дип саный. «Югары уку йорты биргән белемнәр – бу һөнәри осталыкны таныклый һәм гарантияли», - дип белдерде ул.
«Белем бирү, фәнни һәм инновацион потенциалны киләчәктә дә җайга салу һәм нәтиҗәле файдалану өчен без бүген МДУ белән килешү имзаларга җыенабыз, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу документ стратегик партнерлыкның һәм уртак эшчәнлекнең төп юнәлешләрен билгеләячәк. Ышанам ки, безнең хезмәттәшлек озак һәм уңышлы булачак».
Азакта Татарстан Республикасы белән М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты» ЮБнең ФДБМУ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка имзаларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм М.В. Ломоносов ис. МДУ ректоры Виктор Садовничий куйды.
Документ кысаларында инновацион тикшеренүләр уздыру өчен Татарстан үзенең фәнни һәм инновацион мәйданчыкларын бирергә әзер. Килешү срогы – 5 ел.