Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов III чакырылыш Казан шәһәре Думасының V сессиясе эшендә катнашты. Чара Казан мэры Илсур Метшин җитәкчелегендә Казан Ратушасында узды.
Аның эшендә 50 депутатның 48е катнашты. Депутатлар каралышына исә 19 мәсьәлә тәкъдим ителде, аларның 6сы хисап ясауга, 8е Дума элек кабул иткән карарларга үзгәрешләр кертүгә кайтып кала.
Илсур Метшин сүзләренчә, шәһәр бюджеты керемнәре былтыр 22 млрд 121 млн сум тәшкил иткән, шуның 60 проценты, төгәлрәге, 13 млрд 387 млн сумы шәһәрнең салым һәм салым булмаган керемнәре булган, калган 40 проценты, ягъни 8 млрд 734 млн сумы - бушлай кертемнәр.
2015 елда икътисадта бик үк уңайлы тенденция күзәтелмәсә дә, аңа карамастан, шәһәрнең үз керемнәре планы 111,1 процентка үтәлде һәм муниципаль бюджетка өстәмә 1 млрд 303 млн сум акча керде, алар исә башкалада уңайлыклар булдыруга һәм башка ихтыяҗларга юнәлдерелде, дип сөйләде Илсур Мтешин. "Шул ук вакытта күзәтелгән икътисади вазгыятьтә Казан миллион халкы булган эре шәһәрләр арасында үз керемнәрен 2014 елдагыдан арттыра алган бердәнбер шәһәр булды", - дип канәгатьлек белән игълан итте ул.
Республика бюджетыннан 2015 ел башында каралган 4 млрд 160 млн сум кертемнәргә өстәп килгән 2 млрд 547 млн сумлык финанс ярдәме акчасы юллар төзүгә (200 млн сум), трамвайлар һәм троллейбуслар сатып алуга (773 млн сум), гражданнарны тузып таушалган тораклардан күчерүгә (125,6 млн), балалар ялын оештыруга (180 млн) һ.б. ихтыяҗларга тотылган.
Җыеп кына әйткәндә, бюджет чыгымнары 22 млрд сум тәшкил иткән. Шуның 59 проценты, ягъни 13 млрд сумы, шәһәрнең социаль-мәдәни өлкәсенә туры килә һәм аның 54 проценты, 11 млрд 868 млн сумы - мәгариф өлешенә, дип игътибарны юнәлтте муниципаль берәмлек һәм закон чыгару органы башлыгы И.Метшин. Чыгымнарны оптимальләштерү максаты белән, муниципаль заказлар өлкәсендә бердәм контракт хезмәте кертелде, нәтиҗәдә, 153 млн сум акчаны янга калдыруга ирешелде, диде ул республика башлыгы алдындагы хисабында.
2015 елда Татарстан башкаласында 762 039 кв.м торак, 3704 урынга исәпләнгән 22 балалар бакчасы, 1450 урынлык 2 мәктәп (шуларның 1375 урынга Четаев урамында төзелгәне республикада иң зурысы санала) файдаланылышка тапшырылган. "Золотая шайба" ябык өсле шугалак төзелеп бетеп, 18 универсаль спорт мәйданчыгы салынды. Ел эчендә "Салават күпере" ТКның 1082 фатирлы 4 йорты төзеп файдаланылышка тапшырылды, шулай ук 520 урынга 2 балалар бакчасы, 89 фатирлы М14 торак йорты һәм 260 урынлык балалар бакчасы да, диде ул.
Казанда төзелеш тармагының үсеш ноктасы, дип, Илсур Метшин 1,5 млн.кв.м торакка исәпләнгән "Салават күпере", Мамадыш трактында 250 мең кв.м-лы "Светлая долина", шунда ук 290 мең м-лы "Весна", Җиңү проспектында 315 мең кв.м-лы "Седьмое небо", Залесная урамында 397 мең кв.м-лы "Залесный Сити", Ершов урамында 170 мең кв.м-лы "Art City "торак комплексларын, шулай ук 219 мең кв. м-лы М14 микрорайоны һәм 217 мең кв.м гомуми торак мәйданга каралган Гвардия, Даурия урамнары, Әмәт магистрале белән чикләнгән территорияләрне атады. Барлык проектлар да экспертиза узды, төзелеш мәйданнарының һәркайсында эшләр башланды, дип билгеләп үтте. Болардан тыш, "2016-2025 елларга РФ субъектларында гомумбелем бирү оешмаларында яңа урыннар булдыруда ярдәм итү турында"гы федераль программага кертү юлы белән "Азино" микрорайонында мәктәп төзү планлаштырылган.
Муниципалитетта өлешкә кереп торак төзү өлкәсендә контрольлек итүне былтыр да дәвам иттереп, 2007 елдан исемлеккә кертелгән проблемалы 82 йортның бүгенгә 76сы буенча шушы мәсьәлә хәл ителгән, ягъни алданган өлешчеләр, ниһаять, лабиринттан чыгу юлын күргән. Тагын 6 йортны 2016-2017 елларда файдаланышка кертү планлаштырылган, шуңа кадәр алар Татарстан Хөкүмәте контроленда кала. ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Дәүләт төзелеш күзәтчелеге һәм Казан каласы прокуратурасы берлектә тагын 168 йортны төзү эшләрен контрольда тота, биредә 60 млрд сум чамасы сумма турында сүз бара.
Сессиядәге чыгышында Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, парклар һәм скверларны төзекләндерү эшен дәвам итү мөһим. Ул ассызыклаганча, былтыр бу эш уңышлы үткәрелде, бигрәк тә Казанда.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук эре һәм кече предприятиеләр җитәкчеләренә, бизнес вәкилләренә әлеге программаны гамәлгә ашырудагы ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
"Эшне ахырына җиткерү мөһим. Бу мәйданчыкларда тормыш гөрләп торырга тиеш. Җаваплы структураларны билгеләргә кирәк", - дип билгеләде рөстәм Миңнеханов.
Су саклау зоналары программасы турында сөйләгәндә ТР Президенты билгеләгәнчә, әлеге зоналарда бизнеска ярдәм итү өлешендә республика норматив актларын кабул итәргә кирәк.
"Сервис булдырырга кирәк - бер концерт, яисә шоу уздыру җитми. Кабан күленнән эшне башлыйк. Бөтенесен уйларга кирәк, бу әһәмиятле мәсьәлә. Барлык караралар шунда яшәүче кешеләр ихтыяҗларын истә тотарга тиеш", - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов Казан думасы сессиясендә өлешләп фатир алучыларның алдануы темасын да күтәрде.
Тема бик четерекле, һәм аны тиз арада хәл итеп булмый, дип белдерде Татарстан Президенты.
Аның сүзләренчә, Казан һәм Чаллы - бу өлкәдә проблемалы шәһәрләр. "Бу мәсьәләне хәл итүдә без хокук саклау органнары белән бергә ярдәм итәчәкбез", - дип ышандырды улю
"Фон" һәм "Свей" компанияләре өлешләп фатир төзү өлкәсендә кискенлеккә китерделәр, һәм бу мәсьәләне хәл итүгә сез, Илсур Рәис улы, шәхсән үзегез керешергә тиеш", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Казан мэрына.
Ул шулай ук ТКХ өлкәсендә күрсәтелә торган хезмәт сыйфатына, йортлар тирәсендәге территорияләрне һәм юлларны карау сыйфатына кешеләрдә сораулар күп икәнлегенә игътибар итте. "Бу мәсьәләләр сезнең контрольдә булырга тиеш", - дип ассызыклады Татарстан Президенты.
Аның сүзләренчә, транспорт парковкасы системасында да тәртип урнаштыру кирәк. "Системаны җайга салырга кирәк. Тәртип булырга тиеш. Халык машиналарын тротуарларда калдыра, яшел зоналарда, юлны ябып куялар. Берничә машина бүген шәһәр тырышып эшләгәнне бозарга тиеш түгел", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм Казан хакимиятен шәһәрдәге юллар сыйфатына күбрәк игътибар итәргә өндәде.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклады: "Без соңгы елларда бик күп финанс чараларын керттек, ләкин юллар бөтен җирдә дә яхшы түгел. Люклар дөрес урнаштырылмаган, алдынгы трассаларда тәгәрмәч эзләре тирән. Стандартларны, таләпләрне, гарантия җаваплыгын карарга кирәк".
"Юллар - шәһәрнең йөзе ул", - дип ассызыклады ул.
ТР Президенты сүзләренчә, Татарстанда юл эшләренә федераль һәм республика бюджетларыннан бүленеп бирелгән чаралар күләме - 27 млрд. сум. "Без Казанга ишек алларындагы территорияләрдә тузган асфальтны төзекләндерүгә өстәмә акчалар бүлеп бирдек. Булдырганча быел да ярдәм итәчәкбез", - диде Рөстәм Миңнеханов.