Илдар Халиков Чистайда берничә җитештерү предприятиесендә булды

2016 елның 26 феврале, җомга

Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков көннең икенче яртысында Чистай муниципаль районына килде. Төп максаты - район Советының йомгаклау утырышында катнашу, анда 2015 елга социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре ясалачак, 2016 елга бурычлар билгеләнәчәк.

Чистайга килеп җитүгә Илдар Халиков "Бетар" предприятиесе эшчәнлеге белән танышты. Компания энергия ресурсларын исәпләү приборлары, тикшерү җайланмалары һәм “ГАЗ”, “УРАЛ” и “КАМАЗ” автомобильләре өчен төрле автокомпонентлар проектлау һәм җитештерү белән шөгыльләнә.

Компания директоры Ринат Фәрдиев хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә "Бетар" продукциясе Россиянең 69 төбәге һәм  якын чит илләрнең 6 сында сатыла. 2015 ел нәтиҗәләре буенча компаниянең гомуми табышы 2,9 млрд. сум тәшкил иткән. Эшләүчеләр саны 592 кеше. Уртача хезмәт хакы - 30,6 мең сум.

Күргәзмә барышында Илдар Халиковка җитештерелә торган продукциянең барлык төрен күрсәттеләр. ТР Хөкүмәте башлыгы җитештерүдә сыйфатны тикшерү алымнары, кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре һәм хезмәткәрләр өчен булдырыла торган шартлар белән кызыксынды.

Алга таба ТР Премьер-министры урамнарны яктырту һәм көнкүреш билгеләнеш өчен энергия саклый торган ут-диод яктырткычлары эшләп чыгаруда специальләшкән "Квест" предприятиесенә юнәлде.

Илдар Халиковка 2015 елда компаниянең гомуми табышы 46,7 млн. сум тәшкил итүен хәбәр иттеләр. Предприятиедә 10 кеше эшли, март аенда бу күрсәткечне ике тапкыр арттыруны планлаштыралар. “Квест” ҖЧҖ директоры Радик Исламов сүзләренчә, сәнәгать мәйданчыгында тулы җитештерү циклы гамәлгә ашырыла.

ТР Премьер-министры монтажлау, җыю участогы биналарын, әзер продукция складын карады. Татарстан Хөкүмәте башлыгы заманча җитештерүне оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде һәм киләчәктәге үсештә уңышлар теләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International