Ышанам, 2016 елда Чистай районы үзенең актив үсешен дәвам итәр. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Чистай муниципаль районы советының йомгаклау утырышында белдерде, ул районның 2015 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә йомгак ясау һәм 2016 елга бурычлар билгеләүгә багышланган иде.
2015 елдагы төп эшчәнлек нәтиҗәләре турында Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов сөйләде. Аның сүзләренчә, ТР муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисади үсеш рейтингында 2015 елда Чистай районы 24 нче урынны алды. Отчет елында районның зур һәм урта предприятиеләре 12 млрд. сумга товар саткан һәм хезмәт күрсәткән, кече эшмәкәрлеккә 6 млрд. сумнан артык туры килә. Икътисадта төп өлешне сәнәгать били (52%).
Инвестицияләр район икътисады үсешенең нигезе булып тора, аларның күләме бюджет акчасыннан тыш 3,5 млрд. сум тәшкил иткән, узган елга караганда 76%ка югары, дип өстәде Дмитрий Иванов.
Район башлыгы хәбәр иткәнчә, узган ел дәвамында 870 яңа эш урыны булдырылган. Шуңа карамастан, эшсезлек районда иң кискен мәсьәләләрнең берсе булып кала.
Уртача хезмәт хакы 2015 елда шәһәрнең зур һәм урта предприятиеләрендә 23 700 сум, район буенча 20 350 сум, кече предприятиеләрдә 18 400 сум тәшкил итә.
Авыл хуҗалыгының тулай продукция күләме 10%ка арткан һәм 2 млрд. 124 млн. сум тәшкил иткән.
2015 елда туристлар агымының шактый үсеше күренә, Чистайда 38 мең кеше булып киткән.
Чистай озак вакытлар әһәмиятлелеге буенча республикада Казаннан кала икенче шәһәр булып торды, дип билгеләде үзенең чыгышында Илдар Халиков. Соңгы 6 елда шәһәр сизелерлек үзгәрде, яңа мәдәният сарае төзелде, күп социаль әһәмиятле объектлар ремонтланды, торак йортлар файдалануга тапшырылды, дип ассызыклады ул.
Илдар Халиков шулай ук районның кече һәм урта эшмәкәрлеккә дәүләт ярдәме республика программаларында җитәрлек катнашмавын билгеләде.
Шуның белән бергә гаилә фермаларын оештыру өлкәсендә яхшы нәтиҗәләр бар. Бүген районда 37 гаилә фермасы эшли.
“Соңгы елларда Чистай районы ТКХ рейтингында үз урынын яхшырта башлады, түләүләрне җыю буенча алдынгылардан санала. Шулай ук монда гомуми белем бирү дәрәҗәсе югары. Чистайның 5 мәктәбе республиканың иң яхшы 100 мәктәбе исәбенә керде”, - дип ассызыклады Илдар Халиков.
Утырыш тәмамланганда ТР Премьер-министры чистайлыларга уңышлар теләде һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды.