Рөстәм Миңнеханов Япониядә Mitsubishi Heavy Industries чүп-чар эшкәртү заводында булды

2016 елның 28 феврале, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Токио (Япония) шәһәренә эш сәфәре кыла. Сәфәренең төп максаты – 2016 елның 29 февралендә узачак «Сәүдә-сәнәгать диалогы: Россия – Япония» бизнес-миссиясендә катнашу. Россия делегациясен Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкли. 

Эш программасы кысаларында Рөстәм Миңнеханов һәм Денис Мантуров бүген Mitsubishi Heavy Industries чүп-чар эшкәртү заводында булды. Предприятиенең гомуми мәйданы 24 мең кв. м, 1995 елда ачылган һәм көненә 400 тоннага кадәр каты калдыклар эшкәртә ала.

Япония башкаласында тагын 20 шундый үзәк эшли. Завод җитәкчесе Нисикава Тайитиро сүзләренә караганда, Mitsubishi Heavy Industries Токионың 23 районында чүп-чар эшкәртә, аларда 9 млн. кеше яши. Уртача һәр предприятие елына 100 мең тонна чүп-чарны юк итә.    

Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры билгеләп үткәнчә, бүген Россиядә мондый комплекслар оештыру буенча актив эш алып бара. «Сезнең тәҗрибә безнең өчен бик кызыклы, ул Россия мегаполисларына да бик кирәк. Бүген монда Татарстан Республикасы, Ульяновск өлкәсе һәм Хабаровск крае җитәкчеләре дә бар. Алар шулай ук сезнең эшләнмәләрне куллану белән кызыксыналар», - диде Денис Мантуров. 

Таныштыру экскурсиясе барышында кунакларга чүп-чар эшкәртү предприятиесе эше турында җентекләп сөйләделәр. Рөстәм Миңнеханов  японлыларның каты калдыкларны яндыру юлы белән алынган җылылыкны һәм парны кулланулары белән кызыксынды, шулай ук зарарлы һәм агулы чыгарып ташлаулардан саклану чаралары турында сорашты.

Искәртәбез, моңарчы Татарстан Республикасы Президенты Япония башкаласында кайбер тарихи-мәдәни объектларда булды, шул исәптән Атаго храмында, Император сарае мәйданында һәм Рикугиэн бакчасында. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Токио үзәгендәге яңа автомобильләр модельләре һәм раритет машиналар күргәзмәсен карады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International