Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Мицубиси Хэви Индастриз» компаниясе директорлар советының рәисе Хидеаки Омия һәм «Соджиц Корпорейшн» компаниясе директорлар советы вице-президенты Такаси Хара белән очрашты. Очрашу кысаларында "Аммоний-2" проекты буенча ниятләр турында меморандум имзаланды.
Татарстан ягыннан очрашуда ТР премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министы Альберт Кәримов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, "Аммоний" АҖ директорлар советы рәисе Ренат Ханбиков, "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ директорлар советы рәисе Владимир Бусыгин һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан ике компания белән дә 2007 елданг бирле актив хезмәттәшлек итә. Ул чакта "Аммоний" комплексын проектлау һәм төзү эшләрен башлау турында килешү имзаланган иде. "Баштан күбесе бу проектка ышанмады, аны утопия дип саный иделәр. Ләкин бергәләшеп эшләп без аны гамәлгә ашыра алдык. Мин сезгә уртак эшебезгә керткән гаять зур өлешегез өчен рәхмәт белдерәсем килә", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Япония компанияләре җитәкчелегенә.
Ул ассызыклаганча, Россиядә бу предприятиенең әһәмияте зур һәм завод эшен шәхсән РФ Президенты Владимир Путин башлап җибәрде. "Бу Россия-Япония проектлары арасында иң уникаль проектларның берсе, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. - Сезнең мөмкинлекләрегез һәм тәҗрибәгезне саклап калып алга таба да куллану бик мөһим. Татарстан - нефть эшкәртүче республика, безнең нефть химиясе өлкәсендә проектларыбыз күп. Газ эшкәртү буенча да эшне активлаштырырга кирәк".
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, дөньяда һәм Россиядә ашлама һәм метанол базарлары актив үсә. Тагын бер шундый ук "Аммоний - 2" газ-химиясе комплексын төзүгә ихтыяҗ бар. Менделеевскта беренче комплексны төзүдәге тәҗрибә яңа проектны гамәлгә ашыру бәясен һәм вакытын киметәчәк, дип ышанып әйтте Татарстан Президенты.
Япония хезмәттәшләре, үз чиратларында, Рөстәм Миңнехановны "Аммоний" комплексы ачылу белән котладылар һәм заводның Япония-Кытай консорциумы гамәлгә ашырган проектланың иң уңышлыларның берсе икәнен ассызыкладылар.
Шуннан "Аммоний -2" проекты буенча ниятләр турындагы меморандум имзаланды. "Аммоний" АҖ директорлар советы рәисе Ренат Ханбиков, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, «Мицубиси Хэви Индастриз» һәм «Соджиц Корпорейшн» компанияләре җитәкчелеге документка имзаларын куйдылар.
"Аммоний" заводын төзү һәм гамәлгә ашырудагы зур өлеше өчен «Мицубиси Хэви Индастриз» компаниясе директорлар советының рәисе Хидеаки Омия ТР Президенты Рәхмәте белән бүләкләнде.