Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Токиога эш визиты кысаларында «Fanuc» компаниясенең сәнәгатьне автоматлаштыру өчен җиһазлар җитештерүче заводында булды.
ТР Президенты предприятиегә РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкчелегендәге Россия делегациясе составында килде.
Җитештерү мәйданчыкларын карар алдыннан Рөстәм Миңнеханов РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуровның «Fanuc» компаниясе президенты Йошихара Инаба белән очрашуында катнашты. Д.Мантуров билгеләгәнчә, Россия өчен станоклар төзү - сәнәгать секторын үстерүдә преспектив юнәлешләрнең берсе. Без Япония компаниясе белән хезмәттәшлек итү яклы, һәм сүз автоматлаштырылган җиһазлар сатып алу турында гына түзел, ә «Fanuc» компаниясенең Россия машина төзү предприятиеләрен яңартуда катнашуы турында да, дип билгеләде министр.
РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы ассызыклаганча, багланышлар төрле формада була ала: лицензия сатып алу аша, уртак предприятие ачу аша һәм башкалар. "Сезнең компаниянең дөньяда киң челтәре бар, шул исәптән хезмәт күрсәтү сервислары һәм укыту учреждениеләре дә. Без хезмәттәшлекне үстерергә телибез", - дип аңлатты ул.
Йошихара Инаба Денис Мантуровка 1956 елдан тарихын башлаган предприятие эшчәнлеге турында сөйләде. Баштан компания санлы программа идарәләрен (ЧПУ) эшләү белән шөгыльләнгән. Бүген «Fanuc» ай саен 25 мең шундый җиһаз (ЧПУ), 5 мең робот һәм 5600 станок җитештерә. Хезмәткәрләр саны - 5 мең кеше, аларның яртысы җитештерү линияләрендә эшли. Россиядә 4 укыту үзәге бар, шуларның берсе Татарстан территориясендә Чаллы шәһәрендә урнашкан.