Намуслы балыкчылар һәм су буенда ял итәргә яратучылар өчен уңайлы шартлар булдырырга кирәк.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм алардан файдалану идарәсенең узган елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган киңәйтелгән киңәшмәсендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков белдерде.
Төп докладны киңәшмәдә ТРның хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм алардан файдалану идарәсе башлыгы Федор Батков ясады.
Ул китергән мәгълүматларга караганда, Татарстанда аучылык җир-суларының гомуми мәйданы 6 млн 309 мең гектардан гыйбарәт. Аларда ярымирекле шартларда көн күрүче затлы нәселле 500ләп болан, 212 кабан дуңгызы, меңнән артык фазан, берничә мең бытбылдык, шулай ук кыр үрдәкләре һәм көртлекләр исәпләнә.
Татарстанның 12 аучылык хуҗалыкларында хайваннарны ясалма рәвештә үрчетү буенча читлекләр корылган. Былтыр кабаннарга өстәмә азык салу өчен 790 утлык, пошиларга тоз салынган 800ләп, куяннарга 3 меңләп савыт, шулай ук куян, соры көртлек һ.б. өчен җимлекләр урнаштырылган.
“Хайваннарның җирле төрләренә ярдәм күрсәтүдән тыш, былтыр Татарстанда киек кош асрау буенча да актив эш алып барылды”, – дип билгеләп үтте идарә башлыгы. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта аучылык территорияләрендә элек читлекләрдә тотылган һәм иреккә чыгарылган боланнар бар. Табигый шартларда үрчем алуга ирешелгән.
Федор Батков әйтүенчә, аучылык хуҗалыгы торышын бәяләүнең төп чараларыннан берсе – ау хайваннары исәбен үткәрү. Соңгы 4 елда гына да хайваннар исәбен алу методикасы 3 тапкыр үзгәртелгән. “Нәтиҗәдә, ау хайваннары санының кискен тирбәлеше күзәтелә. Иң мөһиме – исәп алу Татарстан аучылык ресурлары күләме турында чынбарлыктагыны чагылдырган мәгълүмат бирми. Шул ук вакытта ресурсларның аерым төрләре саны, тотрыклы рәвештә, кимүгә таба бара”, – дип мәсьәләнең проблемалы ягына игътибарны юнәлтте ул.
Былтыр август аенда ТР Президенты тарафыннан тыгызлыгы түбән булган аучылык җир-суларында 2017 елга кадәр ак куянны, урман тавыгы, боҗыр, шулай ук үр куянына ауны тулысынча тыю турында карар имзаланган.
“Бүген беркетелгән аучылык җир-сулыкларда хайваннар исәбе кулланучылар тарафыннан гамәлгә ашырыла. “Законда исәпләү эшләрен үткәрү сыйфатын контрольда тоту каралмавы һәм исәп методикасының камил булмавы сәбәпле, без бәйсез исәпләү уздыруны кирәк саныйбыз. Бу хайваннар запасы турында чынбарлыктагыча мәгълүмат алу мөмкинлеге булдырачак. Моның өчен өстәмә чыгымнар таләп ителәчәк”, – диде Татарстанның хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм алардан файдалану идарәсе башлыгы.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков билгеләп үткәнчә, хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм алардан файдалану – татарстанлыларны җитди борчый торган мөһим мәсьәлә. “Узган ел идарә өчен шактый уңышлы булды, аның алдына куелган бик күп бурычлар үтәлде. Иң беренче чиратта, бу – хайваннар дөньясы объектлары саны артуга, күзәтчелек эшәнлеген көчәйтүгә бәйле бурычлар.
Федор Батков китергән мәгълүматлар буенча, былтыр Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм алардан файдалану идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан былтыр ау хуҗалыгы эшчәнлеген гамәлгә ашырган юридик затларга карата 16 тикшерү үткәрелгән. Нәтиҗәдә, 1 юридик зат һәм 9 вазифаи зат административ җаваплылыкка тартылган, хилафлыкларны бетерүгә 16 күрсәтмә бирелгән. Күзәтчелек эшчәнлеген көчәйтү нәтиҗәсендә, РФ Җинаять кодексының 258нче маддәсе буенча (“Законсыз ау”) кузгатылган эшләр саны да арткан. Былтыр аларның саны 4кә артып, 16ны тәшкил иткән. Моннан тыш, махсуслашкан оператив төркем тарафыннан оештырылган 37 рейд барышында табигатьтән файдалану өлкәсендә закон бозуның 32 очрагы ачыкланган.
ТР Хөкүмәте башлыгы үзенең чыгышында "Уылдык"/“Нерест” операциясе өчен җаваплы булган республика министрлыклары, ведомстволары арасында тагын да тыгызрак багланышлар урнаштыру заруриятенә басым ясады, шулай ук килеп туган мәсьәләләрне хәл итү юлларын бергәләп эзләргә өндәде. Ул Татарстанда балык промыселы белән шөгыльләнүчеләр дә дәүләт партнерларына әверелеп, бу өлкәдә хокук бозучыларны фаш итәргә ярдәм итәчәгенә өмет баглады. Законсыз балыкчылыкка каршы көрәштә яңа, стандарт булмаган чаралар оештыру заруриятен ассызыклап, балыкчылар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашында очрашулар, түгәрәк өстәлләр уздырырга кирәк, диде.
Илдар Халиков Татарстанда аучылык, балыкчылык туризмын үстерүнең мөһимлегенә игътибарны юнәлтеп, оешмалар, хосусый эшмәкәрләр тарафыннан арендалана торган территорияләрдә дә ауга рөхсәте булган һәвәскәр аучылар өчен барлык мөмкинлекләр дә булдырылырга тиешлеген ассызыклады. Балыкчылык буенча да бу мәсьәлә актуаль, диде ул һәм идарә җитәкчеләренә аңа аерым игътибар бирүне йөкләде.