Рөстәм Миңнеханов Сычуань провинциясе вице-губернаторы Лю Цзе җитәкчелегендәге Кытай делегациясе белән очрашты

2016 елның 4 марты, җомга

Татарстан Республикасы – Кытай Халык Республикасы (КХР) һәм аның провинцияләре белән мөнәсәбәтләрне үстерергә теләүче Россия төбәкләренең берсе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайның Сычуань провинциясе вәкилләре белән очрашуда хәбәр итте.  

Искәртәбез, Татарстанга КХРның Сычуань провинциясе вице-губернаторы Лю Цзе әфәнде җитәкчелегендәге Кытай делегациясе килде.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Кытай белән актив хезмәттәшлек итә, республикада КХР югары җитәкчелеге, шулай ук бизнес-делегацияләр вәкилләре берничә мәртәбә булган инде.

Без Кытайның икътисадый үсеш тәҗрибәсен өйрәнәбез, диде Рөстәм Миңнеханов, Кытайда Татарстан Республикасының сәүдә-икътисадый вәкиллеге ачылган иде.   

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, КХР консуллыгы ачылу турында күңелле хәбәр бар.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Кытай партнерлары белән хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләрен билгеләде, шулардан: «КАМАЗ» ГАҖ белән – Кытайда – Россия зур йөк машиналарын, Татарстан территориясендә Кытай автомобильләрен җыю.

Татарстан Президент шулай ук искәрткәнчә, быел апрель аенда «Хайер» Кытай компаниясе Чаллыда көнкүреш техникасы җитештерүен ачарга җыена. 

«Алабуга» МИЗ территориясендә шулай ук Кытай бизнесы катнашында өч компания тәкъдим ителгән.

Татарстан Республикасында Кытай медицинасы үзәге ачу турындагы мәсьәлә карала, диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, авыл хуҗалыгы, төзелеш, логистика, өй җиһазлары, трансформаторлар һәм башкалар  җитештерү өлкәсендә уртак предприятиеләр булдыру мәсьәләсе эшләнеп килә.   

Кытай коллегалары белән мөһим проект – «Мәскәү – Казан» тизйөрешле тимер юл магистрален төзү, дип белдерде Татарстан Президенты. «Көнбатыш Европа – Көнбатыш Кытай» транспорт коридоры проекты да багланышларыбызны активлаштырачак дип саныйбыз».

Сычуань провинциясе белән элемтәләргә килгәндә исә, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 2014 елдан алып Татарстан «Идел-Янцзы» эш төркеме составына керә, үткән елның августында Сычуань провинциясе белән Татарстан арасында хезмәттәшлек турындагы килешү төзелгән, 2015 елның  ноябрендә Казан белән Сычуань провинциясе административ үзәге арасында  хезмәттәшлек турында меморандум имзаланган.

Апрель аенда Татарстанга Сычуань провинциясе парткомы секретареның визиты көтелә, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Ул кыскача гына социаль өлкәдәге хезмәттәшлек турында сөйләде. Бүген  К(И)ФУда 400ләп Кытай студенты белем ала, югары уку йортлары арасындагы хезмәттәшлекне активлаштырырга кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов.   

Үз чиратында Сычуань провинциясе вице-губернаторы Лю Цзе хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Президентының Кытайга 2015 елдагы визиты мөнәсәбәтләрне җитди рәвештә үстерүгә китерде. Бу сәфәребезнең төп максаты – апрель аенда Сычуань провинциясе парткомы секретареның Казанга визиты, диде вице-губернатор.

Лю Цзе Кытай партнерлары перспектив дип санаган юнәлешләрне атап узды, шулардан: инфраструктур проектларны гамәлгә ашыру, көнкүреш техникасын җитештерүне оештыру, мәгълүматлаштыру өлкәсендәге проектлар.   

Лю Цзе сүзләренчә, Сычуань университеты Казан дәүләт университеты белән хезмәттәшлек итәргә тели.

Моннан тыш, ул хәбәр иткәнчә, Сычуань авиа линияләре Прагага, Мәсәкүгә һәм башка юнәлешләргә турыдан-туры авиарейслар ачкан инде. Без Татарстан белән турыдан-туры рейслар ачу мөмкинлеген карарга әзер, диде Лю Цзе.

Искәртәбез, бүген Сычуань провинциясе делегациясе Казан дәүләт университеты һәм аның тарихы белән танышачак, Казан вертолетлар заводына барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International