Бүген Ижауда уза торган Федераль Сабан туенда илнең 40 төбәге вәкилләре катнаша. Күпсанлы делегацияләр Сабан туе узачак Киров исемендәге паркка иртәнге сәгать 10нан җыела башлады. Аларны үзәк капка янында Удмуртия иҗат коллективлары каршы алды һәм теләүчеләрне чәкчәк белән сыйлады.
Бәйрәмнең дәрәҗәле кунаклары арасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Удмуртия Президенты Александр Волков, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин бар иде.
Ике тугандаш республика башлыклары рәсми затлар озатуында мәйданга килгәч “Купол” стадионына юнәлде. Татарстан һәм Удмуртиянең йөзләгән укучылары катнашындагы театральләштерелгән тамаша язгы кыр эшләре тәмамлауны бәйрәм итүнең гореф-гадәтләренә багышланган иде. Удмуртия Президенты үз чыгышында бәйрәм кунакларына яхшы күтәренке кәеф теләп татар телендә мөрәҗәгать итте.
“Республика җитәкчелеге һәм шәхсән үз исемемнән барыгызны да кунакчыл Удмуртия җирендә чын күңелдән сәламлим. Биредә татарлар үзләрен һәрвакыт өйдәге кебек хис итте. Һәрвакыт шулай булды һәм булачак. Безнең бабаларыбыз безгә дус-тату яшәү мирасын калдырган”, – дип билгеләп үтте Александр Волков.
Рөстәм Миңнеханов та бәйрәм үткәрү дәрәҗәсен югары бәяләде. Ул Сабантуй бәйрәмен искиткеч итеп оештырган өчен Удмуртия җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. “Бүген без Федераль Сабантуйны 10 нчы тапкыр бәйрәм итәбез. Бу милли татар бәйрәме генә түгел, ә барыбызны да берләштерә торган бәйрәм”, - дип ассызыклады Татарстан башлыгы.
Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация кунакка буш кул белән килмәгән. Бәйрәмне ачу тантанасында Татарстан Президенты Удмуртия территориясендә татар халык традицияләрен саклауда актив катнашучы Удмуртия халкына шәхсән үзе “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медальләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Рөстәм Миңнеханов Удмуртиядәге төбәк татар милли-мәдәни автономиясенә Алабугада җыелган заманча уңайлы «Fiat» микроавтобусы ачкычын тапшырды. “Без бу автобусны автономиягә тагын да нәтиҗәлерәк эшләсен өчен бүләк итәбез”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Шулай ук Татарстан делегациясе федераль Сабантуйга тәкә алып килгән. Бүген бу бүләк автомобиль белән бергә бәйрәмнең баш батырына тапшырылачак. Бәйрәмнең рәсми өлешеннән соң күпсанлы кунаклар Түбән Кама мәйданына китте. Анда ике республика президентлары Татарстаннан килгән халык осталары иҗаты белән танышты, ә Удмуртия башлыгы Александр Волков чүлмәк вату уенында катнашты.
Киров исемендәге мәйданда халык күңел ачу уеннары кичкә кадәр дәвам итәчәк. Мәйдан кунаклары Удмуртия һәм Татарстан иҗат коллективлары чыгышын карый, күпсанлы милли уеннарда һәм спорт ярышларында катнаша ала, ә 17.00 сәгать тирәсендә татар–башкорт көрәшендә җиңгән батырның исеме билгеле булачак.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин барысын да Россия һәм Беларусь халыкларының берләшүе көне белән котлады.
Искәртәбез, Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көне 2 апрельдә билгеләп үтелә.
«Россия һәм Белоруссия халыклары арасында тарихи урнашкан тыгыз элемтәләр мәдәниятләр, традицияләр һәм кыйммәтләр уртаклыгына, үзара хөрмәт һәм ярдәмгә нигезләнгән", - диелә котлау текстында.
Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Төп тема - 2025 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2026 елга бурычлар турында.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы рус теле буенча комиссия утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры урынбасары, комиссия рәисе урынбасары Ләйлә Фазлыева үткәрде.