Рөстәм Миңнеханов “Альфа-Банк” Директорлар советы рәисенең беренче урынбасары белән очрашты

2010 елның 5 июле, дүшәмбе
Бүген Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Альфа-Банк” ААҖ Директорлар советы рәисенең беренче урынбасары Олег Сысуев белән очрашты.

Яклар “Альфа-Банк”ның Татарстанда эшчәнлек перспективалары, шулай ук “АльфаСтрахование” иминият төркеменең республика базарындагы эшчәнлеген киңәйтү хакында фикер алышты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте. Очрашуда шулай ук ТР Президенты киңәшчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашкан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International