Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Фәрид Мөхәммәтшин: “Муниципаль сайлаулар катлаулы чорда узачак”
2010 елның 5 июле, дүшәмбе
Октябрь аенда Татарстанда ике мөһим сәяси вакыйга көтелә- муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлаулар һәм Бөтенроссия халык исәбен алу кампаниясе. Бүген “Бердәм Россия” партиясе Татарстан төбәк бүлеге сәяси советының 32 нче утырышында ТР Дәүләт Советы рәисе, партиянең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин белдергәнчә, бу кампанияләрне уздыру һәм әзерлек эшләренә, нигездә, бер үк актив җәлеп ителгән. Һәр ике кампанияне дә тиешенчә уздыру өчен бөтен көчне кую таләп ителә. Сәяси совет Сектетаре эшнең нәтиҗәлелеген күтәрү өчен халык исәбен алуга әзерлек һәм аны уздыру буенча актив составын киңәйтергә чакырды.
Билгеле булганча, муниципаль сайлаулар нәтиҗәсендә, барлык дәрәҗәдәге җирле үзидарә органнарына 7 мең 954 депутат сайланачак. Фәрит Мөхәммәтшин белдерүенчә, бу юлы беренче тапкыр республиканың 4 эре шәһәрендә-Казан, Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Камада сайлаулар катнаш система буенча узачак. Ягъни депутатларның яртысы бер мандатлы округдлардан, яртысы партия исемлекләре буенча сайланачак. Ә бер авыл җирлеге округында (Балык Бистәсе районының Саескан Тавы торак пунктында) сайлаулар урынына гражданнар җыены узачак.
Муниципаль сайлаулар катлаулы чорда үтә. Моны үзенең кереш чыгышында сәяси совет Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклап узды. “Ике ел рәттән бюджет кытлыгы булу сәбәпле, бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакларын күтәрү мөмкинлеге булмады. Моннан тыш, республикада бу җәйдәге корылык гадәттән тыш хәл режимы игълан ителүгә китерде. Бүген булган уңышны мөмкин кадәр саклап калу өчен көрәш бара. Иң мөһиме –терлекләрнең баш санын саклап калу”, -ди парламент рәисе. Аның белдерүенчә, быелгы корылык кайбер торак пунктларны су белән тәэмин итүдә шактый проблемалар тудырган. “ Көн саен бу хакта сигналлар алына. Партия әгъзаларының бурычы- боларның берсен дә игътибарсыз калдырмау, хәл итү чараларын күрү”, -дип ассызыклады ул. Аның фикеренчә, шулай ук урыннарда халыкны кабул итү графиклары да төгәл үтәлергә тиеш.
Аның бу сүзләрен бүгенге утырышта Татарстан Хөкүмәтенең 2010-2015 елларга төп эшчәнлек юнәлешләрен бәян иткән ТР Премьер-министры, үзе дә сәяси совет әгъзасы Илдар Халиков куәтләде. Хөкүмәт рәисе белдерүенчә, алдагы елларда быелгы вәзгыятьтән сабак алып, гадәттән тыш хәлләргә әзер булып эшләүнең яңа формаларын эзләргә кирәк булачак.
Октябрь аена әле торак-коммуналь хезмәтләргә, энергия ресурсларына киләсе ел өчен тарифлар мәсьәләсе хәл ителеп бетмәгән була. Бүгенге утырышта белдерүләренчә, хәзерге вакытта республика җитәкчелеге шушы катлаулы мәсьәләне хәл итү буенча Мәскәү белән актив эшчәнлек алып бара.
Фәрит Мөхәммәтшин муниципаль сайлаулар кампаниясендә дә “Бердәм Россия” ТР төбәк бүлегенең “Татарстан-яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте һәм 30 дан артык иҗтимагый оешма белән хезмәттәшлек итәчәген хәбәр итте. Бүгенге утырышта “Татарстан-яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәте белән бу сайлаулар кампаниясен уздыру чорында хезмәттәшлек турында килешүне 2015 елга кадәр озайту турында карар кабул ителде.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз