Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков: “Ветераннарны тораклы итү буенча йөкләмәне вакытында үтәп чыгарга кирәк”
2010 елның 6 июле, сишәмбе
Соңгы 3 атнада республикада ветераннарны торак белән тәэмин итү буенча эш темплары сизелерлек кимегән. Торак шартларны яхшырту өчен 2005 елның 1 мартыннан соң фатир чиратына баскан сугыш ветераннары, ветераннарның тол хатыннары белән кайбер шәһәр-районнарда торак сайлау буенча килешүләр төзү, аларны яңа фатирларга күчерүең туктавы да республика җитәкчеләрен борчуга сала. Мәсәлән, май-июнь айларында чиратта торучы ветераннарның 11 проценты гына яңа фатирга күчкән. Бу проблема бүген ТР Министрлар Кабинетында Премьер-министр Илдар Халиков рәислегендә ветераннарны торак белән тәэмин итү мәсьәләсенә багышлап узган киңәшмәдә күтәрелде. Видеоконференция режимында оештырылган киңәшмәдә җаваплы министрлык-ведомстволар җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашты.
Агымдагы ел ахырына кадәр Татарстанда ветераннарны тораклы итү буенча илдә иң зур күләмдәге эшне башкарып чыгарга кирәк булачак. Тораклы итү эшләре сүлпәнләнгән бер вакытта фатир көтүчеләр реестрына керүче ветераннар саны зур тизлекләр белән арткан. ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин сүзләренә караганда, узган айда гына өстәмә чиратка бастырылган ветераннар саны 2 тапкырга үскән. Агымдагы елның 1 маеннан соң өстәмә рәвештә чиратка 1256 кеше бастырылган булса, июнь башына аларның саны 2558 кешегә җиткән. Өстәмә рәвештә чиратка бастырылган ветераннарның күпчелеге Мамадыш, Түбән Кама, Буа, Саба, Арча районнары һәм Казан шәһәрләренә туры килә.
Июнь башына булган мәгълүматларга караганда, республикада 2005 елның 1 мартыннан соң фатир чиратына баскан ветераннар реестрында 10 мең 830 кеше исәпләнә. Бүгенге көндә шуларның 8191 е белән фатир сайлау турында килешүләр төзелгән. 8 мең 64 килешү финанслау өчен Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына юлланган. Шуларның 185 е 18 июньнән соң тәкдим ителгән. 3 мең 40 ветеран яңа фатирларга күчкән. Бу - финансланган килешүләрнең 49,4 проценты.
Моңа кадәр ветераннарны тораклы итү өчен федераль үзәктән республикага алынган 5 млрд. 802 млн. сумлык субсидиянең барысы да үзләштерелгән. Бүгенге көндә субсидияләр 6 149 ветеранның шәхси хисабына күчерелгән.
Дәүләт торак фонды (социаль ипотека) һәм ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе (шәхси яки күп катлы йортлар төзелеше) аша алынучы торакларны финанслау буенча проблемалар юк. Дәүләт торак фонды буенча төзелгән килешүләрнең бүген 90 проценты, Баш инвестиция-төзелеш идарәсе белән имзаланган килешүләрнең 83 проценты финансланган. Бары икенчел торак базарыннан фатир сайлаучы ветераннар белән генә проблема бар, ди Айрат Шәфигуллин. Икенчел базарда риэлторлар вакыт буенча җитди таләпләр куя. Бүген республикада ветераннар белән имзаланган 2 мең 39 килешү финансланмаган килеш кала. Шуның 1500 е- икенчел базардагы сату-алу килешүләре. Премьер-министр бу максатларга федераль субсидияләр якын араларда республикага киләчәк, дип ышандырды.
Торак сайлау турында ветераннар белән вакытында килешүләр төзү кирәкле торак мәйданын күзаллау һәм тәэмин итү өчен кирәк. Ләкин әллә муниципалитетлар белән җаваплы министрлыкларның аңлашып эшләве җитмәгәнгәме, моның мөһимлеген урыннарда аңлау һаман җитми. Бүгенге көндә ветераннар белән иң күп килешүләр Әлки, Алексееевски, Әтнә, Кама Тамагы, Чистай, Арча районнарында гына төзелгән (кирәкле килешүләрнең 90 проценттан артыгы). Шул ук вакытта Биектау һәм Чирмешән районнарында нибары - 27,5 проценты, Баулы районында 47 проценты гына төзелгән. Бу эшкә керешмәгән районнар да бар.
“Кем торак шартларны яхшырту буенча исемлеккә кергән, чиратка басуга кыска вакыт эчендә җаваплы муниципалитетларда килешү төзелергә тиеш. Килешү–процессның башы гына. Килешүләр булмый торып, ветераннарның кайдан фатир сайлыйсы турында мәгълүмат ала алмыйбыз. Кыска вакыт эчендә Дәүләт торак фонды яки Баш инвестиция-төзелеш идарәсе аша яңа йортлар салып өлгертә алмаячакбыз, икенчел торак базарында да шул кадәр әзер торак юк. Ә киләсе елның 1 гыйнварына кадәр безгә шул 10 меңнән артык ветеранны тораклы итәргә кирәк”, -дип ассызыклады Хөкүмәт башлыгы Илдар Халиков. Ул атна ярым вакыт эчендә муниципалитетлар алдына килешүләр төзү мәсьәләсен хәл итеп бетерү бурычын куйды.
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Хөснуллин белдерүенчә, вакытында килешүләр төзегәндә,ветераннар өчен аз катлы һәм шәхси йортлар салуга мөмкинлек әле бар. Ә менә ике айдан соң андый гарантия инде биреп булмаячак.
Киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, кайбер районнарда җирле үзидарә органнары тарафыннан ветеранның торакка мохтаҗлыгын билгеләү өчен кирәк булган мәйданның учет нормасын арттыру фактлары да ачыкланган. Мәсәлән, Биектау районында бу норма 12 кв. метрдан 22 кв. метрга җиткерелгән. РФ Төбәкләр үсеше министрлыгы тарафыннан уздырыла торган видеокиңәшмәләрдә бу фактларга юл куярга ярамавы кат-кат кисәтелә.Бу хакта бүген муниципаль берәмлек башлыклары тагын бер кат кисәтелде.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз