Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Ту-160 самолетын җитештерүне торгызу мәсьәләсенә багышланган киңәшмә үтте.
Киңәшмәдә «Объединенная авиастроительная корпорация» ГАҖ президенты Юрий Слюсарь һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаштылар.
Киңәшмәдә катнашучылар "Туполев" ГАҖ филиалы - Горбунов ис. Казан авиация заводының федераль программалар кысаларында реконструкция һәм җиһазларны алыштыру буенча проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре һәм башкалар турында сөйләштеләр.
Киңәшмә ахырында Татарстан Республикасы һәм «Объединенная авиастроительная корпорация» ГАҖ арасында хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «ОАК» ГАҖ президенты Юрий Слюсарь документка имзаларын куйды.
Рөстәм Миңнеханов һәм Юрий Слюсарь шулай ук федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары сорауларына җавап бирде.