ТР Президенты Молдованың РФ Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Андрей Негуца белән очрашты

2010 елның 6 июле, сишәмбе
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казан Кремлендә Молдованың РФ дәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Андрей Негуца белән очрашты. Яклар ике арадагы мөнәсәбәтләрне үстерү перспективалары хакында фикерләште.

Рөстәм Миңнеханов илчегә Татарстанга сәфәре өчен рәхмәт белдерде. Аның ассызыклавынча, бүген Россия һәм аның төбәкләре белән Молдова арасында күп мәсьәләләрдә әле хезмәттәшлек формаларын табарга кирәк. Интеграцияле икътисад, мәдәни багланышларны үстерү, мәгариф өлкәләрендә тәҗрибә алмашу, ТР Президенты фикеренчә, ике республикага үзара файдалы мөнәсәбәтләр корырга ярдәм итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International