Язгы ташу вакытында күпчелек елгаларда су күтәрелеше нормага якын яисә аннан түбән булыр дип көтелә

2016 елның 11 марты, җомга

Язгы ташу вакытында елгаларда суның максималь күтәрелеше нормага якын яисә аннан шактый түбән булыр дип көтелә. Моннан тыш, елгалар боздан 7-10 көнгә иртәрәк ачылыр дип көтелә. Бу хакта бүген ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында ТРның гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Сергей Захаров белдерде.

Утырыш ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин рәислегендә узды, ул бер минут тынлыктан башланды. Утырышта катнашучылар моннан нәкъ бер ел элек, 2015 елның 11 мартында, Казандагы “Адмирал” сәүдә үзәгендә чыккан янгында һәлак булучыларны искә алды. Искәртеп үтик: фаҗига нәтиҗәсендә, 17 кешенең гомере өзелде, зыян күрүчеләр исәбе 70тән артык, тагын 2 кеше хәбәрсез югалган дип исәпләнә.

Бүгенге утырышта, аерым алганда, язгы ташуга әзерлек һәм язгы чорда Татарстан сулыкларында халык иминлеге тәэминаты, шулай ук өй эчендәге газ җайланмаларыннан куркынычсыз файдалануны тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында сүз барды.

“Татарстан язгы ташу республиканың социаль-икътисади үсешенә тискәре йогынтый ясый, җитди зыян китерә ала торган төбәк булып санала”, – дип кисәтеп куйды Алексей Песошин. Ул китергән мәгълүматларга караганда, ТРда су басу ихтималы 18,8 меңләп халкы булган 220 торак пунктка, 27 икътисад объектына, автомобиль юлларының 73 чакрым озынлыктагы 55 участогына, 36 автомобиль күперенә кагыла.

Шуны билгеләп үтик: быел 17 февральдә ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан “2016 елда язгы чорда Татарстан Республикасы халкын һәм территориясен саклау чаралары турында”гы карар кабул ителеп, аның нигезендә оештыру, практик һәм контроль характердагы чараларны берләштергән план расланган. Шушы чараларны гамәлгә ашыру өчен ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына 3 млн 172 мең сум күләмендә акча бүлеп бирелгән.

Язгы ташуның куәте туфракның дымлылыгына, кардагы су запасына һәм һава торшына бәйле. “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе” федераль дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе Сергей Захаров сүзләренчә, хәзерге вакытта туфракның дымлылыгы күпьеллык уртача күрсәткечләргә карата 119 процент тәшкил итә. Бу, үз чиратында, туфракның кышка кергәндә чиктән тыш дымлы булганлыгы турында сөйли.

“Кар һәм кардагы су запаслары күп булып тоелуга карамастан, март башына метеорологик шартларны анализлау нәтиҗәләре язгы ташу чорында республиканың күпчелек елгаларында суның максималь дәрәҗәсе нормага якын, алай гына да түгел, уртача күпьеллык күрсәткечләр максимумыннан 20-50 см-га түбәнрәк булыр дип фаразларга нигез бирә”, – дип билгеләп үтте ул.

Февраль ахырына булган мәгълүматларга караганда, республика территориясе буенча кар калынлыгы, уртача алганда, – 33 см. Бу – норманың 92 проценты. Татарстан буенча кар запаслары күпьеллык уртача күрсәткечләргә карата 81 процент тәшкил итә. Аерым алганда, республиканың Кайбыч, Чүпрәле, Тәтеш районнарында бу күрсәткеч 72 проценттан гыйбарәт, Балтач, Кукмара, Арча, Питрәч, Лаеш, Алабуга, Әгерҗе районнарында – 107 процент, Аксубай, Чистай, Нурлат районнарында – 87, Минзәлә, Мөслим, Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Актаныш, Әлмәт районнарында – 89 процент. Татарстанның Кама алды һәм Идел алды районнарының күбесендә туфракта туң 20-30 см, калган районнарда 36-65 см-дан гыйбарәт (норма буенча – 65-120 см). Кардагы су запасына килгәндә, аның күрсәткече нормага карата 99 процент тәшкил итә. 10 мартка китерелгән мәгълүматка караганда, Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында боз калынлыгы 24см-дан 56 см-га кадәр җитә. Әлегә елгаларда боз катламы тотрыклы. Аның калынлыгы – 17-40 см.

“Февраль ахырына булган гидрометеорологик шартларны, шулай ук бүген күзәтелә торган язгы процессларны исәпкә алганда, быел елгаларның боздан арчылуы һәм боз китү вакыты башка еллардагыдан 8 көнгә иртәрәк булыр дип көтелә. Ә Куйбышев сусаклагычында боздан тулысынча арыну гадәттәгедән 1 атнага иртәрәк, 17нче апрельдән 22 апрельгә кадәр барыр дип фаразлана. Зөядә – 24-29 мартта, Казансуда – 27 марттан 4 апрельгә кадәр, Ыкта –31 марттан 5 апрельгә кадәр”, – диде Сергей Захаров.

ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко сүзләренчә, быел язгы ташуга әзерлек барышында 103 гидротехник корылма төзекләндерелгән, 95,8 чакрым озынлыктагы 49 участокта елга үзәннәре чистартылган, 24 урында кече елгаларның ярларын ныгыту, шулай ук су үткәргеч 3 меңләп торбаны рәткә китерү буенча киң күләмле эшләр башкарылган. Ул муниципалитет җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, тапшырылган хисапларның күпчелегендә шәһәр яки районның язгы ташуга әзерлеге буенча үткәрелгән реаль анализ нәтиҗәләре юк, дип шелтә белдерде.

Аерым алганда, республиканың Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Минзәлә, Тәтеш, Менделеевск районнарында һәм Яр Чаллада гидротехник корылмалар яисә бөтенләй төзекләндерелмәгән, яки бу хакта мәгълүмат ирештерелмәгән. Әлки, Әлмәт, Арча, Балтач, Питрәч, Саба, Тукай, Чирмешән, Кайбыч, Лаеш, Мөслим, Нурлат, Буа районнарында исә елга үзәннәрен чистарту, тирәнәйтү эшләре буенча да шул ук хәл күзәтелә. Су үткәргеч торбаларны төзекләндерү, матди запаслар булдыру, финанс запаслары турында мәгълүмат җиткерү буенча да мәгълүмат җиткерүдә хилафлыклар бар. Моннан тыш, Зәй, Лаеш, Чүпрәле, Актаныш районнарында су басу ихтималы булган территорияләр бөтенләй тикшерелмәгән.

Алексей Песошин муниципалитетлар башлыкларына бу мәсьәләгә җаваплырак карарга кирәклеген һәм энергетика объектларын, транспорт комплексын, гидротехник корылмаларны тиешенчә әзерләү заруриятен искәртеп: “Язгы ташуны һәлакәтләрсез уздырып җибәрү, нигездә, безнең әзерлек дәрәҗәсенә бәйле”, – дип ассызыклады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International