Татарстан Республикасында 2016 елда 830 күп фатирлы торак йортны ремонтлау планлаштырыла

2016 елның 12 марты, шимбә

Татарстан Республикасында гражданнарны авария хәлендәге йортлардан күчерү программасы буенча торак төзелеше дәма ителә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне видеоконференция режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты.

Күп фатирлы торак йортларны капиатль ремонталуга килгәндә Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2016 елда 830 йортны ремонтлау планлаштырылган, финанслау күләме - 4,7 млрд. сум. 

Күп фатирлы йортларда лифт җиһазларын ремонтлау турында ул тулырак хәбәр итте. Агымдагы елда бу эшне үзәкләштереп башкарырга тәкъдим ителә. Рөстәм Миңнеханов мондый алымны уңай бәяләде. Барлык эшләр дә килештереп эшләнергә тиеш, диде ул, һәм без җиһазларны китерүчеләр җаваплыкларын үз вакытыныда үтәүләрен төгәл белергә тиеш. 

Шуннан Ирек Фәйзуллин 2016 елда мәгариф учреждениеләрендә капиталь ремонтлау турында хәбәр итте итте. Барлыгы 95 мәктәп ремонтланачак, шул исәптән 15 коррекцион мәктәп, 53 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы. 11 март мәгълүматларына караганда эшләр 144 объектта алып барыла - 80 гомуми белем бирү мәктәбе, 15 коррекцион мәктәп һәм 49 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы. 

2016 елда 9 балаларны савыктыру лагерен капиталь ремонтлау, ике балаларны савыктыру лагерен төзү һәм берсен реконтрукцияләү каралган. 11 мартка эшләр барлык объектларда да башланган. 

2016 елда булдырылучы ресурс үзәкләрне (колледжларны) капиталь ремонтлау программасы буенча 8 һөнәри мәгариф оешмасын ремонтлау планлаштырыла. 11 мартка эшләр барлык 7 объектта да башланган. 

Мәгариф объектларында башкарылган эшләр күләме - 55 %. Барлыгы 43 мәгариф учрежениесен капиталь ремонтлау каралган. 

Моннан тыш, 2016 елда 27 яшүсмерләр клубларын, 29 социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрен, 78 муниципаль берәмлек советлары биналарын ремонтлау көтелә. 

"Парклар һәм скверлар" программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2016 елда 39 муниципаль берәмлектә 44 объектны төзекләндерү планлаштырыла. Су саклау зоналарын төзекләндерү программасы буенча 2016 елда 19 муниципаль районда 21 объектны төзекләндерү каралган.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International