Рөстәм Миңнеханов: Ышанам ки, Татарстан Республикасы һәм Калининград өлкәсенең үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү өчен барысы да бар

2016 елның 14 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы һәм Калининград өлкәсенең үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү өчен барысы да бар. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Калининград өлкәсе губернаторы Николай Цуканов белән очрашуда белдерде. Очрашу Казан Кремлендә үтте, анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР вице-премьеры - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм башкалар катнашты.

Татарстан Президенты Калининград өлкәсе  делегациясен сәламләп билгеләгәнчә, килешүләрне гамәлгә ашыру кысаларында, үзара визитлар һәм 2014-2016 елларга хөкүмәтара килешүгә планнар чарасы кысаларында регионнар арасында хезмәттәшлекне киңәйтеп булды. 

"Берничә преспектив юнәлеш бар. Безнең машина төзелеше һәм нефть комплексы продукцияләрен, халык кулланышы товарларын һәм медицина товарларын сезгә җибәрергә теләгебез бар, шулай ук Калининград диңгез порты мөмкинчелекләрен киңрәк кулланырга телибез", - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Каланинград белән республика арасында товар әйләнеше 2014 елда 709 млн сум тәшкил иткән. “Безнең бурыч – бу саннарны күп тапкыр арттыру”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

"Безнең өчен стратегик юнәлеш - ИТ-сектор. Татарстанда уңышлы рәвештә ике ИТ-парк эшли, икенче МИЗ булдырылды һәм яңа шәһәр - Иннополисны төзү дәвам ителә", - диде Татарстан Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов Николай Цукановка Калининград өлкәсендә яшәүче татарларның гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятләрен сакалуга күрсәткән игътибары өчен рәхмәт белдерде. 

Николай Цуканов 2013 нче ел февралендә Казанда булып, шәһәр мохитендә, мәгарифтә, мәдәнияттә, спортта җитди үзгәрешләр күрүен билгеләп узды.

"Иң уңышлы тәҗрибәне без сездән алабыз. Татарстанда теплица хуҗалыклары ничек эшләгәнен күреп, без үзебездә дә шундый объектлар төзи башладык. Бүген без төрле җиләк, чәчәк үстерәбез, аларны чит илгә сатабыз", - диде губернатор. 

Ул ике төбәкнең сәүдә-икътисадый хезмәттәшлеккә мөмкинлекләре күп һәм әлегә җитәрлек булмавы белән ризалашты. Бу хәлне үзгәртеп була, диде Н.Цуканов, бу өлкәдә эшне төгәлрәк билгеләргә генә кирәк. Калининград өлкәсе  "КАМАЗ" компаниясе продукциясен алырга, аерым алганда авыр йөк машиналарын һәм автобулсарны алырга әзер. Татарстан Республикасында әзер балык продукциясенә ихтыяҗ булырга тиеш. "Россиядә җитештерелүче барлык балык консерваларының 40 % Калининград өлкәсе территориясендә җитештерелә. Гомумән, ике регионның товар әйләнешен 10 кат арттыру өчен бөтен мөмкинлекләре бар", - дип саный губернатор. 

Шуннан Рөстәм Миңнеханов һәм Николай Цуканов мәгариф, туризм өлкәсендә багланышлар, 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында эре проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International