Татарстанның барлык районнары язгы ташуга әзер - ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

2016 елның 15 марты, сишәмбе

Татарстанның барлык районнарында алда көтелгән язгы ташуга әзерлек эшләре тәмамланган. Бүген бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР буенча Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко хәбәр итте.

"Районнарны тикшерү тәмамланды, республика районнарының тулысынча әзерлеге билгеләп үтелде", - диде ул.

Суржко билгеләп узганча, 11 мартта Казанда үткән ТРда гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышыннан соң артта калган районнар язгы ташкыннарга әзерлек буенча барлык кирәкле эшләрне башкарган. Хәзер, 17 марттан башлап, көн саен республика ведомствосында 4-5 районның су басуга әзерлеге тыңланачак. Вазгыять онлайн-режимда күзәтелеп барачак.

Быел синоптиклар фаразын истә тотып, язгы ташудан җитди зыян көтелми.

"Синоптиклар фаразлары хәзерге гидрометеорологик шартларда берәүнең дә җитди зыян күрмәячәген сөйли", - дип белдерде Н. Суржко.

Хәлләр кискенләшкән очракта, Татарстан территориясендә су басу зонасына 220 торак пункт эләгергә мөмкин, аларда 18 мең 846 кеше яши, 48 социаль объект, гомуми озынлыгы 75,3 км тәшкил иткән 55 автомобиль  юлы участогы, 27 икътисад объекты бар. Тимер юлы участоклары, агу-химикатлар сакланган складлар, сәнәгать калдыклары җыю урыннары, су саклагычлар һәм үләт базлары ихтимал су басу зонасына эләкми

Суржко билгеләп үткәнчә, халык һәм республика территориясе өчен төп куркыныч булып гидротехник корылмаларның җимерелүе санала. "Шул сәбәпле, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Ростехнадзорның Идел буе идарәсе белән берлектә 208 гидрокорылманы тикшерергә ниятли", - дип аңлатып узды ул. Республиканың гидротехник корылмалары тулаем канәгатьләндерерлек дип бәяләнә.

Фаразлар әйбәт булуга карамастан, республикада су басу зонасына якынча 8 торак пункт эләгә. "Язгы ташкыннар вакытында ел саен аларга юл өзелә. Андый торак пунктларда махсус азык-төлек һәм су запасы булдырыла, нигездә, кешеләр һәм мал-туар эвакуацияләнә", - дип аңлатты докладчы.

Ташу вакытында Татарстанда торак-коммуналь, юл, энергетика, медицина хезмәтләре торышы оператив режимда күзәтелеп торачак. Ташкыннарның актив фазасында кече елгаларның 60 участогында вакытлы күзәтү челтәре оештырыла. Моннан тыш, вертолетта күзәтү очышлары да башкарыла.    

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International