Татарстан Республикасы белән Беларусь Республикасының үзара хезмәттәшлек өчен гаять зур есть потенциалы бар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасы Премьер-министры Андрей Кобяков белән очрашуда хәбәр итте.
Очрашу Казан Кремлендә узды.
Искәртәбез, Беларусь Республикасы Премьер-министры Андрей Кобяков җитәкчелегендәге Беларусь Республикасы делегациясе Татарстанга ике көнлек (2016 елның 15-16 марты) эш сәфәре кыла. Очрашуга кадәр Рөстәм Миңнеханов белән бергә, Беларусь Республикасы делегациясе әгъзалары Казан вертолетлар заводының (КВЗ) җитештерү цехларында булды, «Медицина фәне үзәге» медицина симуляторларының төбәк инжиниринг үзәге («Эйдос») эшчәнлеге белән танышты.
Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов аларны бүген билгеләп үтелә торган Беларусь Республикасы Конституциясе көне белән котлады.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, Андрей Кобяков 2011-2012 елларда Беларусь Республикасының Россиядәге Илчесе вазыйфасында Татарстанда берничә мәртәбә булган инде һәм шуңа күрә республика икътисады белән таныш.
Бүген Россия-Беларусь дустанә мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан Республикасы белән Беларусь Республикасы арасындагы хезмәттәшлек уңышлы үсә, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул бүгенге визитның киләчәк үзара файдалы багланышлар үсешенә яңа этәргеч булачагына өмет белдерде.
Хезмәттәшлекне үстерү өчен хокукый нигез – 2004 елгы Татарстан-Беларусь хөкүмәтара килешүе.
Моннан тыш, Казан һәм Минск шәһәрләре арасында, шулай ук Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы белән Беларусь Сәүдә-сәнәгать палатасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланган.
Бүген Беларусь Республикасы Татарстанның әйдәүче тышкы сәүдә партнерлары бишлегенә керә. Хезмәттәшлек нефть химиясе, машина төзелеше, агросәнәгать комплексы, җиңел сәнәгать өлкәләрендә алга китә. Татарстан һәм Беларусь «КАМАЗ» ГАҖ, «Казан вертолетлар заводы», «ТАИФ» компанияләре линияләре һәм башка предприятиеләр буенча үсеш ала.
«МТЗ-ЕлАЗ» Татарстан-Беларусь уртак предприятиесендә белорус техникасы – тракторлар җыела, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, һәм иртәгә Беларусь Республикасы делегациясе әгъзалары бу предприятиегә барачак.
Очрашу барышында анда катнашучылар товар әйләнеше кимүе турында фикер алышты, 2015 ел йомгаклары буенча ул 878,4 млн. АКШ доллары тәшкил иткән, шуңа күрә сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлекне активлаштыру өчен «юл картасын» актуальләштерергә кирәк.
Без әлегә булган потенциалны мөмкин кадәр файдалана алабыз, диде Рөстәм Миңнеханов, әмма шулай да ике яктан да актив эш таләп ителә. Ул белорус компанияләренә республика инвестицион мәйданчыкларында эш алып баруны тәкъдим итте, бигрәк тә: «Алабуга» махсус икътисадый зонасында, «Иннополис» махсус икътисадый зонасында, «Химград» технополисында һәм башкаларда.
«Татарстан Беларусь өчен – күптәнге дус һәм эре икътисадый үзәк. Безнең сәүдә-икътисадый хезмәттәшлегебез җитди масштабларга ия», - дип белдерде Андрей Кобяков үз чиратында.
Әмма шул ук вакытта ул сәүдә-икътисадый әйләнеш кимүен билгеләп үтте. «2012 елда 2 млрд. АКШ доллары – иң зур сан иде. 2015 елда бу сумма ике мәртәбәдән артыкка кимеде. Шулай да физик күләмнәр җитәрлек әле. Без иң югары саннарга кире кайтарга дип максат куябыз», – диде Беларусь Премьер-министры.
Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Беларусь белән Татарстан төрле юнәлешләр буенча актив хезмәттәшлек итә. Аның сүзләренчә, аз составтаы яклар очрашуында «МТЗ-ЕлАЗ» сәүдә йорты» ААҖ үстерү перспективалары турында фикер алышканнар.
«Ышанам ки, безнең килешүләр эшчәнлекне үстерер һәм тотрыклыландырыр һәм Россия базарында белорус техникасы киң ассортиментта тәкъдим ителер», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Беларусь «КАМАЗ» ГАҖга заманча автокомпонентларның киң спектрын тәкъдим итәргә әзер, дип белдерде журналистларга Беларусь Премьер-министры Андрей Кобяков очрашу нәтиҗәләре буенча.
Беларусь Премьер-министры хәбәр иткәнчә, мондый хезмәттәшлек перспективалары хакында иртәгә, 16 мартта, «КАМАЗ» ГАҖга эш сәфәре барышында фикер алышачаклар.