Бүген Беларусь Республикасы Премьер-министры Андрей Кобяков Татарстанга эшлекле сәфәре кысаларында "Алабуга" МИЗда булды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин озата йөрде.
Искә төшерәбез, Андрей Кобяков Татарстанга ике көнлек (2016 елның 15-16 марты) эшлекле очрашуга килгән Беларусь делегациясен җитәкли. Кичә кунаклар Казан вертолет заводында булдылар һәм Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очраштылар.
Бүген, 16 мартта, делегация әгъзалары "МТЗ-Елаз" сәүдә йортында булдылар, аннан соң "Алабуга" МИЗга килделәр.
Андрей Кобяков һәм Беларусь делегациясе әгъзалары өчен махсус икътисади зона тәкъдир ителде, кунакларны “Тракья Гласс Рус” пыяла заводы һәм “Татнефть-Алабуга Стекловолокно” кебек предприятиеләрнең эшчәнлеге кызыксындырды.
Беларусь Республикасы Премьер-министры шулай ук “Интерскол-Алабуга” заводы белән танышты. Предприятиенең генераль директоры Евгений Федулов кунак өчен җитештерү мәйданчыгы буенча эскурсия уздырды һәм эшләп чыгарыла торган продукция турында сөйләде.
Андрей Кобяков предприятие эшчәнлеген югары бәяләде һәм Беларусь Республикасында "Интерскол" продукциясенә ихтыяҗ зур булачак дигән ышаныч белдерде.
Көннең икенче яртысында Беларусь Республикасы делегациясе Чаллыга юнәлде, анда алар “КАМАЗ” ААҖдә һәм “Мастер” Кама индустриаль паркында булачаклар.