Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Равил Моратов: “Һәр егетнең армиягә һөнәр яки хәрби-исәп белгечлеге алып китүенә ирешергә кирәк”
2010 елның 15 июле, пәнҗешәмбе
Бүген Россиядә РФ Кораллы Көчләренә чакырылыш төгәлләнде. ТР Министрлар Кабинетында беренче вице-премьер - республика чакырылыш комиссиясе урынбасары Равил Моратов рәислегендә узган ТР чакырылыш комиссиясе утырышында Татарстанда 2010 елгы язгы чакырылыш кампаниясенә нәтиҗәләр ясалды.
Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодинның сүзләренә караганда, республикада язгы чакырылыш тулаем алганда оешкан төстә узган. Шәһәр-районнарда чакырылышны тәэмин итү буенча чараларны үтәмәү һәм хокук бозу очраклары теркәлмәгән. Быел армиягә 7 меңнән артык татарстанлы киткән. Чакырылыш комиссияләренә 30476 граждан чакырылган, шуларның 99,3 проценты килгән. 193 татарстанлы армиягә барудан качып йөргән. Аларның күпчелеге хәрби хезмәткә яраклы.
Гражданнарны армиягә озату Идел буе-Урал хәрби округы штабы раслаган план нигезендә 2010 елның 19 апрелендә башланып, 2010 елның 11 июленә кадәр дәвам иткән.
Май ахырында Татарстан Республикасыннан Ерак Көнчыгышка тиешле барлык әйберләр белән тәэмин ителгән өч хәрби эшелон озатылган. Татарстан Республикасыннан хәрби эшелон командалары составында 900 гә якын егет киткән, шуларның 400 е “машина йөртүче” белгечлеге буенча.
Язгы чакырылышта югары һәм урта һөнәри белем алган 4104 егет (шуларның 2016 сы укуны тәмамлаган) армиягә озатылган. Бу билгеләнгән норманың 57 проценты дигән сүз.
Быелгы чакырылышта Кораллы Көчләргә “Төбәк оборона спорт-техника оешмасы” (ДОСААФ) системасында әзерләнгән 3128 белгеч киткән.
Татарстан Республикасының югары һәм урта һөнәри белем бирү йортлары гражданнарны хәрби-исәп белгечлекләре буенча әзерләүгә саллы өлеш керткән.
Язгы чакырылышта Татарстан егетләре Россия Федерациясенең барлык төбәкләренә хәрби хезмәткә озатылган. Гражданнарның күпчелеге Россиянең Үзәк өлешендә - Идел буе-Урал, Мәскәү, Ленинград хәрби округларында хезмәт итәчәк.
2010 елгы язгы чакырылыш барышында ТР Хәрби комиссариаты егетләрне шефлыкка алынган хәрби частьләргә чакырылыш буенча хәрби хезмәткә озаткан. Шундый 45 хәрби частькә 1728 егет җибәрелгән. Бу чакырылышта Чаллыдан Севастопольгә Кара диңгез флотына 200 дән артык граждан озатылган. Моннан тыш, Кара диңгез флоты частьләрен комплектлаштыру өчен Севастопольгә Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган 25 кеше киткән.
Югарыда бәян ителгәннәргә нәтиҗә ясап, Равил Моратов комиссия әгъзаларына башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм ТР Президентының РФ Оборона министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган конкурста дүртенче мәртәбә беренче урынны алу бурычын куюы хакында искәртте. “Бу бурыч гадиләрдән түгел, шунлыктан нәтиҗәле эшчәнлек алып барырга кирәк”, - диде ул.
Моннан тыш, беренче вице-премьер чакырылыш комиссиясе әгъзалары һәм урыннардагы коллегаларга хәрби хезмәттән кайткан егетләрне эшкә урнаштыру мәсьәләсенә игътибар итәргә чакырды.
Равил Моратов шулай ук хәрби комиссариат хезмәткәрләре һәм шәһәр-районнарның чакырылыш комиссияләре әгъзаларына хәрби-исәп белгечлеге алмаган һәм һөнәри белеме булмаган егетләрне армиягә озатмаска чакырды.
“Һәр егетнең армиягә һөнәр яки хәрби-исәп белгечлеге алып китүенә ирешергә кирәк”, - дип сүзен йомгаклады беренче вице-премьер.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз