Рөстәм Миңнеханов Федерация Советының РФдә 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек буенча вакытлы комиссиясе рәисе Вадим Тюльпанов белән очрашты

2016 елның 18 марты, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федерация Советының Регламент һәм парламент эшчәнлеген оештыру комитеты рәисе, Федерация Советының РФдә 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек буенча вакытлы комиссиясе рәисе Вадим Тюльпанов белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Федерация Советының Халыкара эшләр комитеты әгъзасы Олег Морозов, Федерация Советының РФдә 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек буенча вакытлы комиссиясе секретаре Александр Струтинский, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм башкалар катнашты.   

Очрашуда катнашучылар 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионаты матчларын Казанда уздыруга әзерлек мәсьәләләре, спорт инфраструктурасы объектларының, шул исәптән «Казан-Арена» стадионының дөнья чемпионатын уздыруга әзерлеге мәсьәләләре буенча фикер алышты.  

Искәртәбез, Вадим Тюльпанов җитәкчелегендәге Федерация Советының РФдә 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек буенча вакытлы комиссиясе әгъзалары Казанга инспекцион сәфәр (2016 елның 18-19 марты) кылалар.

Бүген алар спорт объектларының торышы белән таныштылар, 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына әзерлеккә багышланган эшче киңәшмәдә катнаштылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International