Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Марат Әхмәтов: “Яңа елга кадәр икмәккә бәяне күтәрү мәсьәләсе каралмый”
2010 елның 20 июле, сишәмбе
“Бүгенге көнгә бөртеклеләрнең язмышы хәл ителгән”, - дип белдерде бүген ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында ТР вице-премьеры – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.
Министр сүзләренә караганда, корылык аркасында, хәл катлаулы булып кала бирә. “Быел 1 млн. тоннадан артык иген җыеп алырга мөмкин түгел”, - дип белдерде Марат Әхмәтов, шулай ук кукуруза, бәрәңге, шикәр чөгендере һәм күпъеллык үләннәрнең торышы начар булуын белдереп. Республика шикәр чөгендере белән шөгыльләнүче көньяк төбәкләрдән шикәр сатып алырга планлаштыра. Бәрәңге гектарыннан 60-70 центнер чыгар дип көтелә.
Быел җыелган ашлык киләсе елга орлык әзерләү өчен китәчәк. Бүгенге көндә республиканың икмәк кабул итү пунктларында һәм элеваторларда азык-төлек категориясендәге 657 мең тонна ашлык бар.Бу Татарстан өчен җитәрлек дип санала. Аны максатчан тоту - ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы күзәтчелегендә. Татарстан бүгенге көндә, республика ихтыяҗлары өчен интервенция фондыннан ашлык бүлеп бирүне сорап, федераль үзәк белән эшли.
Август аена тагын да эссерәк һава торышы вәгъдә ителү сәбәпле, мөгезле эре терлек өчен азык әзерләү мәсьәләсе тагын да катлауланырга мөмкин. Хәзерге вакытта Татарстан моның белән актив шөгыльләнә: Россиянең Мари Эл, Удмуртия, Киров, Пермь крайларына чыга.
Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, кичә ТР Президенты тарафыннан, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләргә терлек азыгы әзерләүгә кызыксындыру максатыннан, 500 млн. сум акча бирү турында өстәмә карар кабул ителгән. Моңарчы да министрлык бюджет хисабыннан 3 млрд. сумнан артык ярдәм күрсәткән.
Бүгенге көндә сораулар тудыра торган мәсьәлә терлек азыгы әзерләү белән бәйле. Кыш чыгар өчен, иң аз дигәндә, 800 мең тонна печән кирәк. Әлегә 400 мең тонна гына әзерләнгән. Сенаж 3 млн. тонна күләмендә кирәк булачак.
Министр ышандырганча, авыл хуҗалыгы продукциясе буенча проблемалар булмаячак. Икмәк пешерү өчен он әзерләүгә кирәкле ашлык күләме җитәрлек. Республика ихтыяҗы 250 мең тонна бодай, 100 мең тонна арыш кирәк.
“Корылык аркасында ашлык һәм онга бәя үсә башлады. Әмма моңа бернинди сәбәп юк. Бәяләрне арттыру белән шөгыльләнүчеләргә Монополиягә каршы федераль хезмәт каршында җавап тотарга кирәк булачак. Яңа елга кадәр икмәккә бәяне күтәрү мәсьәләсе каралмый. Бәяләрне “бәйдә тоту”өчен, дәүләтнең рычаглары бар. Халыкны котырту белән шөгыльләнергә ярамый. Карабодайга бераз бәя күтәрелү коткы тарату өчен сәбәп түгел”, - диде Марат Әхмәтов, республикада запасның җитәрлек булуын хәбәр итеп.
Матбугат очрашуында шулай ук бәрәңге уңышы, кырларны сугару, авыл хуҗалыгы продукциясен иминиятләштерү турында да сүз барды.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз