Казанда “Суд актларын үтәүдә яңа механизмнар” дигән Бөтенроссия киңәшмәсе үтә

2010 елның 21 июле, чәршәмбе
Бүген Казанда Федераль казначылык һәм Федераль казначылык юридик хезмәте органнары җитәкчеләренең “Суд актларын үтәүдә яңа механизмнар” дигән темага Бөтенроссия киңәшмәсе үтә.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ финанс министры урынбасары Татьяна Нестеренко, Федераль казначылык җитәкчесе Роман Артюхин, Федераль казначылыкның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Зарипов, кеше хокуклары буенча Ауропа суды каршындагы РФ вәкиле Георгий Матюшкин, РФ Финанс министрлыгының Хокук департаменты директоры Светлана Ячевская һәм башкалар катнашты.

Республика Президенты Татарстан башкаласы кунакларын җылы котлап, республикабызда мондый киң колачлы форумның очраклы рәвештә генә үтмәвен искәртте – Татарстан федераль бюджеттан бүленә торган акчаның күләме буенча Россиядә иң зур төбәкләрдән санала. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 2010 елның беренче яртыеллыгында гына да Федераль казначылыкның ТР буенча идарәсенең бердәм счетында 205 миллиард сум акча исәпкә алынган. “Федераль казначылыкның ТР буенча идарәсе – Россиядә иң яше. Шуңа да карамастан кыска вакыт эчендә идарәнең 44 бүлеге ачылды, 22 бина төзелде”, - диде республика башлыгы. Аның сүзләренә караганда, боларның барысы да федераль казначылык аппараты һәм Татарстан Хөкүмәте ярдәмендә гамәлгә ашырылган.
Шуның белән бергә Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ведомство алдына куелган бурычларны гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге беренче планга чыгарга тиеш. Суд актларының вакытында үтәлеше хаклы рәвештә мөһим бурычларның берсе санала. Суд актларын үтәү буенча бурычлар ведомстволар арасында бүленүгә карамастан, соңгы чиктә, сез бер зур эш башкарасыз – гражданнарның конституцион хокукларын, РФ һәм аның субъектларының мәнфәгатьләрен яклыйсыз”, - дип ассызыклады ТР Президенты.

Үз чыгышының ахырында Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, РФ Финанс министрлыгы, Федераль казначылык, хакимиятнең суд органнарына йөкләнгән функцияләрне гамәлгә ашыру өчен үзара ярдәм итешү кирәк. Рөстәм Миңнехановның сүзләренә караганда, мондый киңәшмәләр фикер алышырга, эшлекле элемтәләр булдырырга мөмкинлек бирә, хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын арттыра. Республика Президенты барысына да нәтиҗәле эш һәм уңышлар теләп калды.

Киңәшмәдә “Дәүләт (муниципаль) учреждениеләренең хокукый нигезләмәләрен камилләштерүгә бәйле рәвештә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль закон кабул ителүгә мөнәсәбәтле рәвештә казна һәм бюджет учреждениеләренең судка мөрәҗәгатьләре буенча суд актларын үтәүдә яңа механизмнар һәм дәүләт (муниципаль) учреждениеләренең хокукый хәленә кертелгән үзгәрешләргә кагылышлы актуаль мәсьәләләр дә кузгатылды.

РФ финанс министры урынбасары Татьяна Нестеренко билгеләп үткәнчә, соңгы елларда кабул ителгән йөкләмәләрнең үтәлеше бюджет сәясәтенең төп бурычына әверелә. Моңа Россия Президенты Дмитрий Медведев та аерым игътибар бирә. Татьяна Нестеренко сүзләренә караганда, ышаныч, суд карарларының үтәлешен тәэмин итү мәсьәләләре үзәккә куелды.

“Иң мөһиме – гражданинны, аның хокукларын һәм дәүләтчелекне яклау турында онытмау”, - диде Т.Нестеренко.

Үз чыгышында РФ финанс министры урынбасары башка проблемалар хакында да сөйләде.

Киңәшмәдә күтәрелгән мәсьәләләр хакында фикер алышу иртәгә түгәрәк өстәл кысаларында дәвам итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International