Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Үзәк банкы рәисенең беренче урынбасары Алексей Симановский «Амаль» финанс йортында булдылар.
Оешма эшчәнлегенең үзенчәлекләре һәм аның киләчәктә үсеш планнары турында «Амаль» финанс йорты директоры Рәшид Низамиев сөйләде. Үзәк 2011 елда ачылган. Бүген монда юридик затлар, шулай ук башка кешеләр өчен дә ислам финанс хезмәтләре күрсәтелә. Клиентларның гомуми саны ике меңнән артып китә.
Директор билгеләп үткәнчә, финанс йорты төгәл ислам банкингы нормалары нигезендә эшли. Аерым алганда, акчалар алкоголь һәм тәмәке әйберләре җитештерүче өлкәләргә инвестицияләр кертми. Төп табыш чыганагы – сәүдә һәм лизинг операцияләрдә өстәмә хак.
Р. Низамеев белдергәнчә, бүген бу тармакның үсешен тоткарлый торган нәрсәләр бар. Бу – Россиядә ислам финанс институтлары эшчәнлеге өчен махсус норматив база һәм планлы үсеш өчен кирәкле инфраструктура булмау.
Россия Банкы рәисенең беренче урынбасары Алексей Симановский билгеләп үткәнчә, беренче мәсьәлә җентекләп өйрәнүне таләп итсә, шулай ук юридик яктан да, инфраструктураны үстерү өчен вакыт кына кирәк. «Сез биш ел эшлисез, бүген Казанда Партнерлык банкингы үзәге ачылды. Барлык бу процесслар әкренләп алга бара», – диде ул.
Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов «Амаль» финанс йорты эшчәнлеген уңай бәяләде һәм аларга киләчәктә эшләрендә уңышлар теләде.