Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: “Икенчел базардан сайланган фатирларда ветераннар өчен барлык уңайлыклар булырга тиеш”
2010 елның 23 июле, җомга
23 июль иртәсенә булган мәгълүматларга караганда, 2005 елның 1 мартыннан соң торак шартларын яхшырту өчен чиратка баскан сугыш ветераннары реестрында 11 мең 415 кеше исәпләнә. Бүгенге көндә аларның 9291е фатир сайлау турындагы беркетмәгә нигезләнеп килешү төзегән. Килешүләрнең 2794е – торак шартларын яхшырту өчен социаль ипотека программасын сайлау турында, 1391 килешү ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе (аз катлы һәм шәхси йортлар төзелеше) аша төзелгән. Килешүләрнең 53 проценты (4895е) икенчел торак базарыннан әзер фатирлар сайлау турында. Бу мәгълүматларны бүген ТР Министрлар Кабинетында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган видеокиңәшмәдә ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин җиткерде.
Бүген проблема нәкъ менә торакны икенчел базардан сайлаучылар белән килеп чыга. Аларның күбесе 1 майдан соң чиратка басучылар. Әзер фатир табып, килешүләр төзелсә дә, федераль үзәктән өстәмә субсидияләр һаман да әле килмәү сәбәпле, ветераннар фатирларга урнаша алмый. Билгеле булганча, РФ Төбәкләр үсеше министрлыгы 2010 елгы федераль бюджетка үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәр әзерләгән иде. Аның нигезендә, 2005 елның 1 мартыннан соң чиратка баскан ветераннарның торак шартларын яхшырту өчен 35,9 млрд. сум күләмендә өстәмә финанслар бүлеп бирү планлаштырыла. Өстәмә финансларның Татарстанга каралган өлеше 2 млрд. сумга якын. Күптән түгел федераль бюджетка үзгәрешләр Федерация Советы тарафыннан да расланды. Инде август аенда кирәкле финанслар төбәкләргә, шул исәптән Татарстанга килеп җитәр дигән ышаныч бар.
Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин хәбәр иткәнчә, август аенда федераль үзәктән Татарстан ветераннарының торак шартларын яхшырту өчен гомумән алганда 4 млрд. сумнан артык финанслар килүе көтелә.
Президент Рөстәм Миңнеханов ветераннар өчен икенчел торак базарыннан әзер фатирлар сайлаганда, бик игътибарлы булырга, намуссыз сатучыларга эләгеп алданмаска чакырды. Аның белдерүенчә, икенчел базардан сайланган фатирларның ветераннар өчен барлык уңайлыклары булырга тиеш. Республика башлыгы бу процессның нинди дәрәҗәдә тиешле министрлык-ведомстволар тарафыннан контрольдә тотылуы белән кызыксынды. Айрат Шәфигуллин белдергәнчә, муниципаль берәмлекләрнең Башкарма комитетларында бу мәсьәлә белән махсус торак комиссияләре шөгыльләнә. Моннан тыш, Дәүләт торак фонды, Баш инвестиция-төзелеш идарәсе белән төзелгән килешүләрдән аермалы буларак, ветераннарның икенчел базардан торак сайлаулары турындагы килешүләре Дәүләт теркәү палатасында теркәлү узганнан соң гына кабул ителә.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз