Татарстан һәм Төркия ике якка да файдалы хезмәттәшлек өлкәләрен киңәйтә

2010 елның 24 июле, шимбә
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Төркия энергетика министры Танер Йылдыз белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов тугандаш Төркия делегациясен җылы котлады. Ул очрашуда билгеләп үткәнчә, Төркия Республикасы Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының әйдәп баручы сәүдә партнерларыннан берсе.

Татарстан Президенты РФ Президентының Төркиягә визиты алдыннан “Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясендә Төркия компанияләренең ике яңа производствосы нигезенә таш салынуы хакында искәртте. Күптән түгел Төркия делегациясе татар халкының милли бәйрәме – Сабантуйда катнашты. Республика башлыгы Төркиядә Тукай юбилее кысаларында бәйрәм чараларының югары дәрәҗәдә үткәрелгәне өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов ике яклы элемтәләрне үстерүдә Төркиянең Татарстандагы Генераль консуллыгы һәм Татарстанның Төркиядәге вәкиллегенең уңай ролен билгеләп үтте.

ТР Президенты фикеренчә, хәзерге вакытта Татарстан һәм Төркия арасындагы сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне киңәйтү өчен яңа мөмкинлекләрне карарга кирәк. Танер Йылдыз республикага кунак итеп чакырганнары өчен Татарстан Президенты һәм ТР Премьер-министрына рәхмәт белдерде. “Бу минем Казанга беренче килүем, миңа сезнең шәһәрегез бик тә ошый”, - дип уртаклашты үзенең хис-кичерешләрен министр гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре белән.

Аның фикеренчә, бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты белән бик тә нәтиҗәле очрашу узды. Анда ике як та хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкин булган күп кенә өлкәләрне ачыклады. Аерым алганда, подряд оешмалары һәм сәүдә өлкәсендәге элемтәләрне тагын да көчәйтергә мөмкин. “Төркия һәм Татарстанның экспорт-импорт операцияләрен киңәйтү өчен нигезе бар”, - дип ассызыклады ул.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков журналистларга белдергәнчә, Татарстан һәм Төркия арасында тышкы сәүдә әйләнеше күләме даими рәвештә арта. 2008 елда ул 3 миллиардка якын АКШ доллары тәшкил иткән. Төркия Татарстанның сәүдә партнерлары арасында беренче урынны алды.

ТР Хөкүмәте башлыгы шушы көннәрдә “Татарстан” һәм “Төркия авиалинияләре” авиакомпанияләре арасында имзаланган килешү хакында сөйләде. Әлеге документ нигезендә Казаннан Төркиягә татарстанлылар өчен уңайлы вакытта атнасына 7 рейс ясалачак. Өстәвенә, Истанбул аэропорты башка төбәкләргә транзит өчен дә файдаланылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International